19 июнь 2015 яңалыклары
-
Кем ачкыч бәйләме югалтты?
Кукмараның "Тукай" тыкрыгы урамы тирәсендә шәмәха төстәге брелогы булган ачкыч бәйләме табылды. Луговая, 17 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә. Телефон: 2-01-54. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Полиция хезмәткәре 15 яшьлек малайны кыйнаган
Казан полициясенең патруль хезмәткәре хезмәт вазыйфаларын арттыруда гаепләнә. Ул 15 яшьлек үсмерне муеныннан эләктереп алып, этеп җибәргән. Шуннан аның соң янына килеп, йодрыгы белән эченә суккан. Балигъ булмаган үсмернең кыйнау нәтиҗәсендә кабыргасы сынган, муены һәм йөзенә кан сауган. Хәзер бу хәлне тикшерү бара. Гаебе расланган очракта полиция хезмәткәре эштән азат...
-
Бер гаиләнең 12нче баласы туган
Казанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Дарина исемле кыз туды, аның инде ике ир туганы һәм 9 кыз туганы бар. Бочковлар гаиләсендәге уникенче сабый Россия көнендә - 12-нче июньдә туган. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләләрен 1992 елда корганнар һәм менә инде...
-
Кичен яшенле көчле яңгыр, боз явуы ихтимал
Бүген иртән синоптиклар һава торышы турында яңа хәбәр җиткергәннәр. Бүген кичен республикабызда, күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда, яшенле көчле яңгырлар, боз явуы, секундына 19-24 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Хәерлегә булсын инде. Безне читләтеп үтсен, дип телик. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=724.zI1QWOlXPN5HfxLH-
-
Байлангар җирлегендә шактый зур эшләр башкарылган (+Фоторепортаж)
-Байлангар авылындагы - ике, Сазтамактагы - бер су башнясы буялды, аларның әйләнә-тирәсе профнастил белән әйләндереп алынды, дүрт будка да профнастил белән тышланды, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев. - Башняларны тәртипкә китерү 274 мең сумга төште. Байлангар авылындагы "Сабантуй" чишмәсенең дә "йорты" инде тузган булган. Авыл халкы соравы буенча...
-
Чишмәбашта яңа ветеринария участок пункты ачылды (+Фоторепортаж)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында районыбызның Чишмәбаш авылында заманча ветеринария пункты ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Ветеринария пункты Зур...
-
Кукмара районында кайсы өлкәләрдә коррупциягә юл куела дип уйлыйсыз? (сораштыру нәтиҗәләре)
"Хезмәт даны" газетасы сайтында "Кукмара районында кайсы өлкәләрдә коррупциягә юл куела дип уйлыйсыз?" дигән темага сораштыру уздырган идек. Барлыгы 176 кеше катнашты. 116 кеше (65,9%) - сәламәтлек саклау өлкәсе, 23 кеше (13%) - җир һәм милек мөнәсәбәтләре, 14 кеше (8%) - мәгариф, 12 кеше (6,8%) - хокук саклау органнары, 8...
-
Кукмарада “Мәк - 2015” оператив-кисәтү операциясе бара
Татарстанда старт алган "Мәк - 2015" оператив-кисәтү операциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү...
-
Нормабашта балыкчылар ярышы узачак
Нормабаш авылы халкы барлык балыкчыларны якынлашып килүче "Балыкчылар көне" белән котлый һәм аларны 4 июльдә ярышка чакыра. Ярышлар Нормабаш буасында 14.00 сәгатьтә башлана. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=724.e3w92-
-
Быел район буенча 16439 тонна печән әзерләү бурычы тора
Мәшәкатьле дә, сөенечле дә чор: терлек азыгың мул булса, кышкы салкыннар куркытмый. Сабантуйлар үтеп китүгә, авыл халкы дәррәү кубып, печән хәзерләүгә керешә. Абзарында малы булган гаиләләр өчен җәйге эшләрнең иң мәшәкатьлесе һәм иң кирәклесе ул. Ә инде меңәрләгән сыер малы асраган күмәк хуҗалыклар һәм агрофирмалар өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы...