Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Байлангар җирлегендә шактый зур эшләр башкарылган (+Фоторепортаж)

-Байлангар авылындагы - ике, Сазтамактагы - бер су башнясы буялды, аларның әйләнә-тирәсе профнастил белән әйләндереп алынды, дүрт будка да профнастил белән тышланды, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев. - Башняларны тәртипкә китерү 274 мең сумга төште. Байлангар авылындагы "Сабантуй" чишмәсенең дә "йорты" инде тузган булган. Авыл халкы соравы буенча...

-Байлангар авылындагы - ике, Сазтамактагы - бер су башнясы буялды, аларның әйләнә-тирәсе профнастил белән әйләндереп алынды, дүрт будка да профнастил белән тышланды, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев. - Башняларны тәртипкә китерү 274 мең сумга төште.

Байлангар авылындагы "Сабантуй" чишмәсенең дә "йорты" инде тузган булган. Авыл халкы соравы буенча аны сүтеп, профнастилдан ясап, чишмәне яңа өйле иткәннәр, Сабантуй мәйданына инеш аша чыга торган басмалар ремонтланган. Бу эшләр барысы да смета нигезендә, быел җыелган үзара салым акчалары хисабына башкарылган.

Узган елдан калган үзара салым акчасының 212 мең сумы Байлангар авылы урамнарына өлешчә вак таш салып чыгу өчен тотылачак, ә калган 50 мең сум акча Нормабаш урамын төзекләндерүгә тотылачак. Өч авылда да чишмәләрне торгызу эш планына кертелгән.

Байлангар белән Сазтамак авылларында балалар мәйданчыклары төзү өчен урыннар әзерли башлаганнар, спорт җиһазлары өчен заказ бирелеп, аукционга куелган.

Сазтамактагы үзәк һәм урта урамга (барлыгы 1 километр 700 метр) федераль программа нигезендә асфальт җәю башланган. Әлеге эш 28 миллион сумга төшәчәк икән.

Лилия НУРГАЛИЕВА, Илфат МИНЕГАЛИЕВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk