Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мәк - 2015” оператив-кисәтү операциясе бара

Татарстанда старт алган "Мәк - 2015" оператив-кисәтү операциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү...

Татарстанда старт алган "Мәк - 2015" оператив-кисәтү операциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Операция барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан районда киндер үскән дүрт мәйдан барлыгы ачыкланды һәм юкка чыгарылды. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә 02, 2-70-80, 2-65-06 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=724.33y9WHYA9-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk