Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты (+Фото)

    Икмәк үстергән игенче өчен генә түгел, ипи тәмен белгән һәркемгә дә иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләрдер бу. Рәт булып тезелгән КамАЗларда районның гына түгел, илнең иң зур байлыгы - алтын бөртекләр. -Табигать соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сынавын дәвам итә. Язгы чәчү кампаниясен яхшы гына башкарып чыгып, моңарчы күзәтелмәгән мул уңыш...

    Икмәк үстергән игенче өчен генә түгел, ипи тәмен белгән һәркемгә дә иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләрдер бу. Рәт булып тезелгән КамАЗларда районның гына түгел, илнең иң зур байлыгы - алтын бөртекләр.

    -Табигать соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сынавын дәвам итә. Язгы чәчү кампаниясен яхшы гына башкарып чыгып, моңарчы күзәтелмәгән мул уңыш җыеп алырбыз дип торганда, кайбер җирлекләрдә яңгырлар булмады. Тик шулай да быелгы күрсәткечләр үткән елгыдан ким булмас, дип уйлыйм. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, кадрлар тупланган, техника әзер. Барыгызны да шундый тантаналы вакыйга белән котлыйм. Хәерле сәгатьтә булсын, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев, бәйрәм белән котлап.

    Реклама

    Ризилә КОРБАНОВА фотолары

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: