Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Дружба"да семинар-киңәшмә узды (+фото)

    "Дружба" агрофирмасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда катнашучылар дружбалыларның әлеге җаваплы эшкә хәзерлеге, Поч.Кучук фермасында җәйләү чорының барышы белән таныштылар. Биредә 1712 мөгезле эре терлек асрала. "Аларга бер елга җитәрлек итеп 21 мең тонна сенаж-силос салырга кирәк. Техникаларыбыз төзек, печән чабу башланды", - диде агрофирманың...

    "Дружба" агрофирмасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда катнашучылар дружбалыларның әлеге җаваплы эшкә хәзерлеге, Поч.Кучук фермасында җәйләү чорының барышы белән таныштылар. Биредә 1712 мөгезле эре терлек асрала. "Аларга бер елга җитәрлек итеп 21 мең тонна сенаж-силос салырга кирәк. Техникаларыбыз төзек, печән чабу башланды", - диде агрофирманың генераль директоры Айрат Сафин.

    Күпьеллык үләннәрнең беренче катын 20 июньгә кадәр җыеп алырга һәм хәзерләнгән печәннең сыйфатлы булуына ирешергә кирәк. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин агрофирма, хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә әнә шундый бурыч куйды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: