Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче Дания Фәләховадан тәмле рецептлар

    Виноград яфрагына төрелгән фарш белән гөмбә Суган, кишер, фаршны бергә, консервланган шампиньон гөмбәсен аерым кыздырып, бергә кушасы. Барлыкка килгән эчлекне виноград яфракларына конверт формасында төрәсе. Чуенга рәт-рәт тезеп, араларына кыздырган кишер белән суган, тәмләткечләр саласы. Әзрәк су салып, 20 минут тирәсе акрын утта пешерәсе. Помидор тозлау Бер литрлы банкага бер...

    Виноград яфрагына төрелгән фарш белән гөмбә

    Суган, кишер, фаршны бергә, консервланган шампиньон гөмбәсен аерым кыздырып, бергә кушасы. Барлыкка килгән эчлекне виноград яфракларына конверт формасында төрәсе. Чуенга рәт-рәт тезеп, араларына кыздырган кишер белән суган, тәмләткечләр саласы. Әзрәк су салып, 20 минут тирәсе акрын утта пешерәсе.

    Реклама

    Помидор тозлау

    Бер литрлы банкага бер уч укроп, өч-дүрт тырнак сарымсак, бер чәй калагы тоз, бер аш кашыгы шикәр комы кирәк, шуңа помидорларны тутырып, салкын, кайнамаган чишмә суы саласы. Әзер банкаларны су ваннасында егерме минут пешереп, капкачлап куясы. Болай әзерләгәндә помидорлар да, суы да бик тәмле, эчеп туйгысыз була.

    фото: http://zagotovkinazimu.ru/258-pomidory-na-zimu-zagotovki-iz-pomidor.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: