Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яңа ел ырымнары

    * Чыршыны мишура, уенчыклар белән бизәгәндә конфетлар да эләргә онытмагыз. Бу борынгыдан килгән гадәт: ел уңышлы килсен өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнән соң конфетларны балаларга өләшеп, теләкләр теләп берсен үзеңә ашарга кирәк. * Бер гөл төбенә азрак дөге салырга. Ел дәвамында элеге гөлгә су сибеп, тәрбияләп торыгыз. Бөртекләр савытта ел буе...

    * Чыршыны мишура, уенчыклар белән бизәгәндә конфетлар да эләргә онытмагыз. Бу борынгыдан килгән гадәт: ел уңышлы килсен өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнән соң конфетларны балаларга өләшеп, теләкләр теләп берсен үзеңә ашарга кирәк.

    * Бер гөл төбенә азрак дөге салырга. Ел дәвамында элеге гөлгә су сибеп, тәрбияләп торыгыз. Бөртекләр савытта ел буе торырга тиеш. Әгәр гөл чәчәк атса, акча кереме артачак, диләр.

    Реклама

    * Яңа себерке алыгыз. Төсле тасма бәйләп, себеркене өскә каратып, өйнең бер почмагына бастырып куегыз. Эшегезне алыштырырга уйласагыз - зәңгәр, планнарыгызны тормышка ашырырга акча кирәксенсәгез - кызыл, ә әҗәтләрегезне кайтарырга теләсәгез, ак тасма бәйләгез. Февральдә тасманы сүтеп алыгыз, ә себерке үз урыныда кирәк булыр. Барысын да җиренә җиткереп, дөрес итеп эшләсәгез, киләсе ел сезгә бары тик уңышлар гына китерер.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: