Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Югары Өскебаш авылында яшәүче Галләмова Тәмҗидә Ясәви кызының  70 яшьлек юбилее!

06 сентября 2019, 21:54

527

0

0

Югары Өскебаш авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Галләмова Тәмҗидә Ясәви кызының  бүген 70 яшьлек юбилее.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әбидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы җанлы кеше юктыр. Синең якты йөзең җаннарыбызны җылыта, акыллы киңәшләрең авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, һәрвакыт безнең өчен борчылып яшәвең күңелгә көч бирә, яшәү дәрте уята. Син гомерең буе безнең өчен зур терәк, үрнәк, тәртипле әни-әби булып яшисең, һәрвакыт олы җанлы, ярдәмчел, киң күңелле булып кала алдың.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын, бәхетле гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы,  без – балаларыңның, оныкларыңның  ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп  яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев