Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олыяз авылында яшәүче Исмәгыйлева Сәрвәрә Гайнетдин кызының  юбилее!

22 июня 2019, 20:03

440

0

0

Олыяз авылында яшәүче Исмәгыйлева Сәрвәрә Гайнетдин кызының  юбилее!

Олыяз авылында яшәүче сөекле, газиз әниебез Исмәгыйлева Сәрвәрә Гайнетдин кызының  22 июньдә юбилее. Аңа 80 яшь тула.

Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең  белән тәбрик итәбез. Син – өебезнең нуры, тормышыбызның яме, безнең өчен яшәү шатлыгы, сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең, кешелеклелегең белән үрнәк син. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы белән безгә – балаларыңа, оныкларыңа олы ышаныч, киңәшче булып, тынычлыкта, муллыкта гомер кичерүеңне телибез.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр көн кояш гомер өстәсен.
Ходай бездән туган йортыбызда
Сине күрү бәхетен өзмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk