Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өлге авылында яшәүче Хәсәнова Фирдәүс Нәҗип кызының гомер бәйрәме!

15 ноября 2019, 08:37

565

0

0

Өлге авылында яшәүче яраткан, газиз әниебез Хәсәнова Фирдәүс Нәҗип кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлап, кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен теләп калабыз. Әни, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен без сиңа бик рәхмәтле. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта әти белән тигез, озак еллар гомер кичерергә насыйп итсен сиңа.

Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, торган йортыбыз.

Сине яратып тормыш иптәшең Мөдәрис, улларың Илнар, Рәдиф, киленең Лилия, оныкларың Зәмир, Иделия.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X