Кәбирова Рабига Әхәт кызын юбилее белән котлыйбыз!
Кукмарада яшәүче безгә якын булган туганыбыз Кәбирова Рабига Әхәт кызын 19 ноябрьдәге 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Рабига апа, сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең олысын, шатлыкның зурысын, гаилә иминлеге, балалар, оныклар бәхете, туганнарыңның хөрмәтен тоеп, озын-озак гомер итүеңне телибез.
Яшик әле озак бергә-бергә,
Суытмыйча йөрәк җылысын.
Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең
Без телибез сиңа олысын.
Энең Дамир, Рушания.
Нет комментариев