Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балыклы авылында яшәүче Гарипов Илгиз Мансур улының туган көне!

22 июня 2019, 20:09

528

0

0

Балыклы авылында яшәүче Гарипов Илгиз Мансур улының 22 июньдә туган көне. 

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз.  Йөрәктәге иң изге хисләребезне җиткерәбез, хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек, якыннарыңның күңел җылысын, туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Без синең һәрчак якты йөзле, олы җанлы, туганчыл, сабыр холыклы булуыңа сокланабыз. Без синең белән чиксез бәхетле, синең кебек әтиебез булу белән горурланабыз. Алдагы көннәреңдә дә изгелекләрең үзеңә меңе белән кире кайтсын иде дип телибез.

Гаиләдә гел шулай үрнәк әти, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын. 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурзилә, балаларың, оныкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X