Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Йорт җиләгеннән хуш исле кайнатма

2 килограмм йорт җиләгенә (виктория), 1 килограмм шикәр комы, 0,5 стакан су кирәк булачак. Җиләкләрне чистартып, юып, суын саркытабыз. Башка савытка ярты стакан суга 1 килограмм шикәр комы салып, сироп ясыйбыз. 5-7 минут кайнатканнан соң, сиропны җиләкләр өстенә салып, капкач белән каплап куябыз. Суынганчы шулай тотабыз. Бу вакытта җиләкләрнең согы...

2 килограмм йорт җиләгенә (виктория), 1 килограмм шикәр комы, 0,5 стакан су кирәк булачак. Җиләкләрне чистартып, юып, суын саркытабыз. Башка савытка ярты стакан суга 1 килограмм шикәр комы салып, сироп ясыйбыз. 5-7 минут кайнатканнан соң, сиропны җиләкләр өстенә салып, капкач белән каплап куябыз. Суынганчы шулай тотабыз. Бу вакытта җиләкләрнең согы чыгып, сироп сыеклана. Шуннан соң җиләкләрне сыгып, сиропны тагын 5-7 минут кайнатырга кирәк. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатларга кирәк. Соңгысында җиләкләрне стерильләштерелгән банкага салабыз, сиропны агызгач, капкачын борып, җылы тып төреп куярга кирәк. Сироп тагын да куерак булсын дисәгез, шикәр комын күбрәк тә салырга була.

Мондый ысул белән ясалган кайнатма хуш исен югалтмый, тәме дә яңа җыйган шикелле саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев