Урланган торба урынына кайтты
Октябрь ае башларында билгесез кешеләр Кенәбаш авылының Урта оч су буеннан кечкенә су саклагычның торбасын алып киттеләр. Әйе, кырык елга якын авыл халкын су белән тәэмин иткән торбаны югалту авыл халкына бик күп мәшәкатьләр тудырды. Әлбәттә, бу турыда район эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителде. Бу эш подполковник Рашат Гарифуллинга йөкләнеп,...
Октябрь ае башларында билгесез кешеләр Кенәбаш авылының Урта оч су буеннан кечкенә су саклагычның торбасын алып киттеләр. Әйе, кырык елга якын авыл халкын су белән тәэмин иткән торбаны югалту авыл халкына бик күп мәшәкатьләр тудырды.
Әлбәттә, бу турыда район эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителде. Бу эш подполковник Рашат Гарифуллинга йөкләнеп, алар тиз арада килеп тә җиттеләр. Егетләр бер сәгать эчендә каракларның эзләренә төштеләр, ягъни торбаны кем, нинди машинада алып китүләрен ачыкладылар. Торба кечкенә түгел, аның диаметры 1200 миллиметр, озынлыгы 18000 миллиметр, калынлыгы 0,8 миллиметр иде. Аның хакын базар бәясе белән исәпләсәк, 100 мең сумны тәшкил итә.
Тикшерү эше һәм торбаны урынына кайтарту бик катлаулы булды, озакка сузылды. Бу эштә район прокуроры да зур көч куеп, эшне тизләтеп, торбаны урынына кайтаруда булышты. Бүгенге көндә торба үз урынында һәм үзенең кырык еллык эшен дәвам итә.
фото: homedecorrs.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев