Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Тавыкларга ни җитми?

Газетаның 24 февраль санында "Әтәчебез үзгәрде" дигән бер язма басылган иде. Укыдым да, елмаеп куйдым һәм үзебезнең хуҗалыкта булган хәлне сөйләргә дип кулыма каләм алдым. Безнең бик матур әтәчебез бар иде. Әмма аның йонын тавыклар ашап бетерде дә, кып-кызыл тәне генә ялтырап калды. Әтәч тыныч кына басып тора: тегеләре икешәрләп,...

Газетаның 24 февраль санында "Әтәчебез үзгәрде" дигән бер язма басылган иде. Укыдым да, елмаеп куйдым һәм үзебезнең хуҗалыкта булган хәлне сөйләргә дип кулыма каләм алдым. Безнең бик матур әтәчебез бар иде. Әмма аның йонын тавыклар ашап бетерде дә, кып-кызыл тәне генә ялтырап калды. Әтәч тыныч кына басып тора: тегеләре икешәрләп, өчәрләп килеп аның йонын йолкый. Әллә бете бармы икән, дип уйлаган идем, тәне дә чип-чиста. Кеше көлдереп булмый бит инде, без моны икенчегә алыштырдык. Анысы белән дә шул хәл кабатланды. Тавыкларыбыз ябылуда тормыйлар, җәй буе яшел чирәм ашыйлар, көн саен витаминнар да бирәм. Нәрсә җитми икән бу тавыкларга, аңламыйм. Бәлки, газета укучылар арасында моның хикмәтен белүчеләр табылыр.

Тәмҗидә, Югары Өскебаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев