Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Путин белән күрештек

Мин СССР, Россия дәүләт җитәкчеләрен төшләремдә күргәнем турында язган идем инде. Менә тагын берсен күрдем әле. Төшемдә мин үземне ГТО, җиңел атлетика, йөгерү нормаларын үтәү вакытында дип хис иттем. Старт алып йөгерә башлагач карыйм - уң ягымнан, бер ярты адым гына арттарак Владимир Путин да йөгерә икән. Ул бит миңа...

Мин СССР, Россия дәүләт җитәкчеләрен төшләремдә күргәнем турында язган идем инде. Менә тагын берсен күрдем әле.

Төшемдә мин үземне ГТО, җиңел атлетика, йөгерү нормаларын үтәү вакытында дип хис иттем. Старт алып йөгерә башлагач карыйм - уң ягымнан, бер ярты адым гына арттарак Владимир Путин да йөгерә икән. Ул бит миңа караганда күпкә яшь әле, мине узып китәр, дип уйлыйм. Юк, ул һаман шул ярты адым гына калып йөгерә бирә. Финишка якынлаша башладык, һаман узмый. Финиш сызыгына керер алдыннан йөгерүемне әкренәйтеп, аның минем белән тигезләшкәнен көтеп, финиш сызыгын бергә уздык. Туктагач, аңа карап әйтеп куйдым: "Секунда в секунду линию вместе пересекли", - дип. Ул миңа карап елмайды да кулын сузды, мин дә аңа кулымны бирдем. Шулвакыт уянып киттем.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев