Әйтер сүзем бар...
Нигә чиратсыз керәләр?
Бу араларда район үзәк дәваханәсе юлын таптарга туры килде. Чиратта торганда күзгә күп нәрсәләр күренә икән. Поликлиниканың 60нчы кабинетына кан бирергә килдем. Минем алда 5-6 кеше, ә миннән соң 15-20 кеше чиратта торабыз. Шул вакыт бер табибә ханым әлеге кабинет ишегеннән кереп китте дә, лаборантка белән сөйләшкәч, үзе белән килгән...
Бу араларда район үзәк дәваханәсе юлын таптарга туры килде. Чиратта торганда күзгә күп нәрсәләр күренә икән. Поликлиниканың 60нчы кабинетына кан бирергә килдем. Минем алда 5-6 кеше, ә миннән соң 15-20 кеше чиратта торабыз. Шул вакыт бер табибә ханым әлеге кабинет ишегеннән кереп китте дә, лаборантка белән сөйләшкәч, үзе белән килгән 30 яшьләрдәге бер ир-атны чакырып алды. Әлеге ирне оялтырга теләп: "Сез күрәсезме, монда күпме авырулар, онкологик чирлеләр, авырлы ханымнар басып тора, оялыгыз әзрәк", - дидем. Йөзенә чиертсәң, кан чыгарлык бу егет: "Ә минем авыр очрак", - дип кереп китте. Соңыннан белдек, әлеге табибәнең улы булып чыкты ул. Әзрәк уңайсызланганнардыр, ахрысы, кан биргәч, кабинетның башка ишегеннән чыгып киткәннәр иде алар. Һәр табибә, шәфкать туташы үз улын-кызын, туганнарын чиратсыз алып керә башласа, күп очракта бу шулай да әле, дәваханә хезмәткәрләренә нинди хөрмәт, ихтирам хисе калсын соң? Баш табиб, атна саен табибларны җыеп, "планерка" үткәрә. Бу турыда бер тапкыр булса да кисәтү ясасын иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев