Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Әлеге язмам белән бәлки кемгәдер ярдәм итә алырмын

Ул баланы мин үзем дә аякка баса алмас инде дип уйлаган идем... Бәйрәмгә чыккач, балалар белән уйнап йөри алды

Әлеге язмам белән бәлки кемгәдер ярдәм итә алырмын. Ун ел элек бик көчле яман шеш авыруы белән авырттым. Бу вакытта табибларның һәр сүзен тыңларга, аларның әйткәнен үтәргә тырыштым. Шул ук вакытта халык ысулларын да кулландым. Миндә бу авырту ашказаныннан бөергә, бөердән үпкәгә күчте. Сазтамактагы Изгеләр чишмәсенең шифасы турында ишеткәнем бар иде һәм мин әлеге чишмәдән су эчә башладым. Ашны да шуның белән пешердем, чәйне дә әлеге су белән кайнаттым. Тамак кипкән саен бу суны эчәргә тырыштым. Бик каты кар явып, юл беткәнче чишмә суын кулландым, кышка да бераз хәстәрли идем.

Мин ике ел элек бу турыда республика газетасына телефон номерымны куеп язма бирдем. Бик күп шалтыратулар булды. Чишмәгә Санкт-Петербург, Краснодар, Кырым якларыннан да киләләр. Килгән кешеләр ел саен безгә кермичә калмыйлар. Чит илдән кайтучы берәү чишмә суы белән улын дәвалады. Ике атна бездә яшәп, көн саен чишмә суы белән мунча кертте. Ул баланы мин үзем дә аякка баса алмас инде дип уйлаган идем. Быел алар итек фабрикасының 150 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чыккач, малае балалар белән уйнап йөри алды. Бу язманы шуның өчен язам: әлеге чишмәнең суын авырту кешеләр генә түгел, сәламәт кешеләр дә эчсен иде, чишмәгә йөрү авыр эш түгел, иренмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев