Кемгә ачыйм күңелемне: Эшем мине бәхетле итми
Күңелем башка нәрсә тели, ә куллар бөтенләй икенче эш башкара.
Күптәннән бер серне күңелемдә йөртәм: мин үз эшемне яратмыйм. Һәр иртә саен будильник шалтырагач, торырга теләгем булмый. Эшкә бару миңа шатлык түгел, ә бурыч кебек тоела.
Бу эшкә мин үз теләгем белән түгел, ә тормыш мәҗбүр иткәнгә килдем. Гаилә, түләүләр бар, акча кирәк. Башта: «Вакытлыча гына», — дип, үз-үземне юаттым. Ләкин вакыт уза, ә хәл үзгәрми. Көн саен бер үк эш, бер үк бүлмә, бер үк сөйләшүләр. Күңелем башка нәрсә тели, ә куллар бөтенләй икенче эш башкара.
Кайчак мин үземә: «Нигә мин куркам? Нигә яраткан эшемне эзләп карамыйм?» — дип сорау бирәм. Бәлки тотрыклылыкны югалтудан куркамдыр. Бәлки башкалар нәрсә әйтер дип уйлыймдыр. Шулай да күңелдә ниндидер бушлык бар.
Аңлыйм: гомер бер генә бирелә. Әгәр кеше эшендә шатлык тапмый икән, ул әкренләп сүрелә башлый. Бәлки бүген, иртәгә түгел, берәр көнне мин яраткан эшем белән шөгыльләнә алырмын дип ышанам.
Газета укучы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев