Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрованың хыялы – Канадада уйнау

Алма-Ата шәһәрендә үткән бөтендөнья Кышкы Универсиадада Фәнүзәбезнең шайбалы хоккей буенча алтын медаль яулаганын горурлану һәм шатлык хисләре аша кабул иттек. Интернет аша да, телефоннан да тәбрикләдек үзен. Ерак Ухтага шалтыратып, бик тыйнак, аз сөйләшүчән якташыбыз белән телефон аша әңгәмә дә үткәреп алдык.

-Фәнүзә, үзеңнең бүләкләр "копилка"сында синең өчен иң зурысы дип кайсысын саныйсың? Россия җыелма командасы составында уйнаячагың кайчан билгеле булды? Нинди хисләр кичердең бу вакытта?

-Универсиадада алтын медальгә лаек булсак та, минем өчен иң зур бүләкләр - 2015 елда яшьләр арасында хоккей буенча Канадада үткән (хәтерләсәгез, бу уеннардан соң Фәнүзәнең перчаткасын Торонтодагы Дан музеенда калдырдылар. - авт) һәм 2016 елда хатын-кызларның җыелма командасы составында АКШта уздырылган Дөнья чемпионатларында алган бронза медальләр. Универсиада алар белән чагыштырганда алай ук җитди турнир түгел бит. Универсиадага безне алдан ук тулы состав белән әзерли башладылар. Шуңа күрә катнашачагыбызны белеп тордык. Ә инде Россиянең җыелма командасына килгәндә, күнегүләргә җыелгач, син көн саен, уен саен үзеңнең иң яхшылар исәбендә икәнеңне расларга тиеш. Чөнки бүген команда составында булсаң, иртәгә төшереп тә калдырырга мөмкиннәр. Кыскасы, гел үз өстеңдә эшләргә кирәк.

- Бозга чыгар алдыннан команда белән берәр төрле ритуал үткәрәсезме? Уеннар арасындагы тәнәфесләрдә чишенү бүлмәсендә нишлисез?

-Юк, әллә нинди ритуаллар юк безнең. Әйтик, илнең җыелма командасы составында булганда, уен алдыннан һәм тәнәфесләр тәмамлангач, чишенү бүлмәсендә түгәрәккә басып кочаклашабыз да, "Россия" дип кычкырабыз. Бу вакытта күңелдәге барысы да - әти-әни, туганнар, туган авыл икенче планга күчә. Бөтен уй хоккейда гына була: гол керттермәү, җиңү. Ә тәнәфесләр вакытында тренер безнең һәркайсыбызга күрсәтмәләр бирә, ачуланып та ала, уенчылар да үзара үз фикерләрен белдерергә мөмкин.

-Хоккейда иң авыры нәрсә?

-Дөресен генә әйткәндә, минем өчен авыр әйбер юк. Үзем әлеге спорт төрен сайлагач, арсам да, мин аннан канәгатьләнү хисе алам. Ә менә җиңелү ачысын авырдыр дип әйтсәк тә була.

-Канада белән уйнаганда, исәп сезнең файдага 4:1 булганда, капкачы белән бергә-бер чыккач, гол кертә алмадың? Ни өчен?

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

фото https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев