Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия законнарында нинди үзгәрешләр бар?

Пенсия законнарындагы үзгәрешләр нигезендә эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2016 елдан индексацияләнмәячәк. Индексация 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Әгәр пенсионер үзмәшгульлек белән шөгыльләнеп, 2015 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондында исәптә торган икән, эшләүче булып санала. Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң, ягъни 2015 елның 1 октябреннән...

Пенсия законнарындагы үзгәрешләр нигезендә эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2016 елдан индексацияләнмәячәк. Индексация 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Әгәр пенсионер үзмәшгульлек белән шөгыльләнеп, 2015 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондында исәптә торган икән, эшләүче булып санала. Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң, ягъни 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда эшләүдән туктаган икән, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен гариза һәм һәм эштән туктавын раслаган документлар бирү сорала. Гариза каралганнан соң киләсе айдан пенсия индексация белән түләнәчәк. Әгәр пенсионер индексацияләү үткәрелгәннән соң эшләвеннән туктаган икән, гаризасы каралганнан соң, киләсе айдан инде индексацияләнеп арткан пенсия ала башлаячак.

Пенсионер Пенсия фондына 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда эшләүдән туктавы турында гариза һәм документлар белән 2016 елның 31 маена кадәр хәбәр итә ала. Аннан соң хәбәр итүнең кирәге калмый, чөнки 2016 елның 2нче кварталыннан эш бирүчеләрнең ай саен бирелә башлаячак отчетларында һәркемнең эшләү факты чагылачак һәм бу мәгълүмат Пенсия фонды базасына кертелеп барачак. Әгәр моннан соң пенсионер эшкә урнаша икән, аның иминият пенсиясе киметелмәячәк.

Пенсионер кайчан эшләүдән туктаса да, пенсиясе эшләгән чорында үткәрелгән индексацияләр исәпкә алынып түләнәчәк. Мәсәлән, пенсионер 2017 елның азагында эштән китсә, шунда ук 2016 һәм 2017 еллардагы индексация хисабына арттырылган пенсия ала башлаячак.

Эшләмәүче пенсионерларның исә иминият пенсияләре быел 4 процентка артачак. Дәүләт тарафыннан тәэмин ителә торган, шул исәптән социаль пенсияләр быел апрельдә барча пенсионерларга (эшләүчеләргә дә, эшләмәүчеләргә дә) артачак.

Әлфинур САБИТОВА, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев