Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очты казлар, очты үрдәк, китте бер капчык азык (фотолар)

Күпме тырышсаң да, болай ук туры китереп булмас иде: шәхси эшмәкәр Мансур Рәхимуллинның абунәчеләр арасында үткәргән акциясендә бүләкләр Кукмарада бер тирәдә яшәүчеләргә насыйп булды.

Шулай итеп, чираттагы акциябезгә нокта куелды. Ягъни очты казлар, очты үрдәк, бер капчык катнаш азыкны да иясенә тапшырдык. 1 июньнән 24енә кадәр һәм, подписка көннәре берничә көнгә озынайтылу сәбәпле, аннан соң да газетабызга язылучылар арасында үткәрелгән акциягә нәтиҗә ясарга Мансур абыйның үзен чакырдык. Рәхмәт, кырык эшен кырык якка ташлап килеп тә җитте ул. Шуны да әйтеп үтик, почта аша безнең адреска юлланган һәм электрон почта аша килгән квитанция күчермәләренең барысын да игътибар белән карап, исемлеккә теркәп бардык. Барлыгы 425 исем-фамилия язылды анда. Теркәлергә килгәч, Кукмарада яшәүче Раушания Хәйретдинова һәм Арпаяздан Вәсимә Әгълиевалар да отыш ияләре ачыклауның барышын карарга теләүләрен белдерделәр. Чакырдык аларны да, Вәсимә генә килә алмады.

-Дөрес аңлагыз, эшегездән гаеп эзләп түгел, ә ничек үтә икән дип кызыксынып килгән идем, - диде Раушания.

Шулай итеп, отыш ияләрен ачыкларга бар нәрсә дә әзер: тамашачылар да, Мансур абый үзе дә, язылучылар исемлеге дә. Беренче булып, 10 каз бәбкәсенә кем ия булачагы ачыкланды: 285нче сан белән исемлектә Кукмараның Мирсәй Әмир урамыннан Анна Иванова теркәлгән иде. 15 үрдәк бәбкәсе исә 411 санына туры килеп, Кукмараның Магистральный урамындагы 60 йортта яшәүче Нурфия Мулләхмәтоваларны баетты. Ә катнаш азык исемлектә 49 саны белән теркәлгән, Кукмараның Мөсәгыйть Гомәров урамында яшәүче Сәвия Шакировага насыйп булды.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев