Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ниццада һәлак булган кыз РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студенты булган (ФОТО)

Ниццада террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булган россияле РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студенты булган, дип хәбәр итә "Интерфакс". " Финанс университеты менеджмент факультетының 4 курс студенты Виктория Савченко Ниццада терактта авыр җәрәхәтләр алудан һәлак булган. Аның дус кызы Полина Серебрянникова да безнең студент, ул да зыян күргән, хәзер хастаханәдә", -...

Ниццада террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булган россияле РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студенты булган, дип хәбәр итә "Интерфакс". " Финанс университеты менеджмент факультетының 4 курс студенты Виктория Савченко Ниццада терактта авыр җәрәхәтләр алудан һәлак булган. Аның дус кызы Полина Серебрянникова да безнең студент, ул да зыян күргән, хәзер хастаханәдә", - дип хәбәр ителә вуз сайтында.

Элегрәк Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина хәбәр иткәнчә, Ниццада терактта һәлак булган һәм зыян күргән студентлар индивидуаль туристлар булганнар.
Виктория Савченконың иптәш кызы Полина Серебрянникова үзләренең Ниццага каникулларга барулары хакында хәбәр иткән. Алар яр буенда йөргәндә, халык өстенә һөҗүм иткән йөк машинасы астында калганнар. Авыр тән җәрәхәтләре алган Савченко шунда ук үлгән. Серебрянникова җиңелчә яралар алып, исән калган. Викториянең әти-әниләре ашыгыч рәвештә Франциягә очканнар.
Франция ММЧ Ниццада теракт кылган йөк машинасы йөртүчесенең исеме билгеле булды. Якынча мәгълүматларга караганда, кичә шәһәрдә терактны Мөхәммәд Лахуайедж Бухлель (Mohamed Lahouaiej Bouhlel) кылган, дип хәбәр итә Коммерсант.ru Nice-Matin газетасына сылтама белән. Бүген иртән теракт ясаучының чыгышы белән Тунистан булган Франция гражданины булуы хәбәр ителгән иде.
Бу кешенең өендә тентү узган. Терактка кадәр ул махсус хезмәтләрнең күзәтүе астында булмаган, әмма урлашу һәм агрессивлык күрсәтү сәбәпле, полициядә исәптә булган.
Кичә кич Ниццада яр буенда Бастилияне алу көне бәйрәмендә йөк машина халык өстенә менгән. Нәтиҗәдә 84 кеше үлгән. Төрле мәгълүматлар буенча зыян күрүчеләр саны 60 тан алып 200 кеше тәшкил итә. РФ Тышкы эшләр министрлыгында бер россияленең үлүен һәм тагын берсенең яралануын расладылар. Йөк машинасы йөртүчесен полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Якынча мәгълүматлар буенча, машинада Туниста туган 31 яшьлек ир-атның документлары табылган, ул Ниццада яшәгән.
Гөлүзә ВАСИЛОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев