Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен мәче - өйдә, ә эт урамда яши? (Әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Аларның булган ди мәче белән этләре. Менә бервакыт әби бик каты авырый башлаган. Барысы да бик кайгырышканнар. Көннәрдән бер көнне эт белән мәче әбигә дару эзләп чыгып киткәннәр. Бик озак эзләгәннән соң, алар даруны тапканнар. Ә бу вакытта әбинең хәле тагын да начарайган,...

Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Аларның булган ди мәче белән этләре. Менә бервакыт әби бик каты авырый башлаган. Барысы да бик кайгырышканнар.

Көннәрдән бер көнне эт белән мәче әбигә дару эзләп чыгып киткәннәр. Бик озак эзләгәннән соң, алар даруны тапканнар. Ә бу вакытта әбинең хәле тагын да начарайган, шуңа күрә өйгә бик күп кеше җыелган ди. Этнең гәүдәсе зуррак булгач, ул кешеләр арасыннан үтә алмаган, ә мәче өйдәгеләрнең аяклары арасыннан тиз-тиз генә өйгә кереп киткән, караватка сикереп тә менгән һәм даруны биргән ди. Дару эчкәч, әби бик тиз терелгән. Шуннан соң ул мәчесен бигрәк тә ярата башлаган. Ашауның ди иң тәмлесен аңа биргән, үз караватында гына йоклаткан. Ә этне өйгә кертмәгәннәр, ашарына да гел калдык-постык кына эләккән.

Менә шул хәлләрдән соң мәче - өйдә, ә эт урамда яши башлаган ди.

Әлфинә ХӘМИДУЛЛИНА, Олыяз мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев