Мәрхәмәтлерәк булыйкчы, кешеләр (сорау-җавап)
Мәрхүм булган туганнарны, белгәннәрне, авылдашларны, чордашларны зиярәт кылып кайтыйм әле дип, Өркеш авылы зиратына юл тоттым. Зират чиста, каралган, ләкин шундый бер күренешкә юлыктым: бер ерак туганыбызның (ятим үскән, рус милләтеннән, кызы шушы авылда яши) каберенә пычрак такта терәтеп куйганнар. Беребез дә гөнаһсыз түгел, төрле ялгышлары да булгандыр... Ләкин ул...
Мәрхүм булган туганнарны, белгәннәрне, авылдашларны, чордашларны зиярәт кылып кайтыйм әле дип, Өркеш авылы зиратына юл тоттым. Зират чиста, каралган, ләкин шундый бер күренешкә юлыктым: бер ерак туганыбызның (ятим үскән, рус милләтеннән, кызы шушы авылда яши) каберенә пычрак такта терәтеп куйганнар. Беребез дә гөнаһсыз түгел, төрле ялгышлары да булгандыр... Ләкин ул апа мөселманча, татар исеме белән дин әһелләренең рөхсәте белән шул зиратка күмелгән. Хәзер аның рәтенә хәтта кабер дә казымыйлар икән. Карасаң, рәттән генә удмурт, чуваш милләтеннән булган кешеләр дә күмелгән икән. Кеше каберенә кеше кереп ятмый. Мәрхәмәтлерәк булыйкчы, кешеләр.
Ландыш САМАТОВА
Әлеге хатка Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевтан түбәндәге җавап алынды.
-Хатны кулга алып укуга ук күңелгә төрле хис-тойгылар үтеп керә. Әлбәттә, нинди кеше, нинди милләттән булуына карамастан, берәүнең каберен икенче берәүнең мәсхәрәләргә хакы юк. Хәтта Пәйгамбәребез каберлекләрнең өстенә бернинди кискен сәбәпләрсез басуны да тыя. Һәрберебез шул тар урыннарга кереп ятасы, һәрберебез беркөн бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашасы.
Хатның авторына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, шулай ук хисләргә бирелеп башкаларны гаепләргә ашыкмыйк. Галимнәр фикеренчә, берәр гаеп эш күрсәң, җитмеш төрле сәбәп эзлә, диелә. Ул рәткә кабер казылмау бәлки вафат булучылар аз булу сәбәпледер. Аннан авылларда шундый тәртип бар: барлык туганнар бер рәткә җирләнәләр, шуңа да һәркем үз туганнары янына җирләнеп, башка рәтләр бушрак кала. Борчылуыгыз бик урынлы, ләкин төрле яклап уйлап бетерик. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен, дөньялар тыныч булып, бар милләтләр дә дус-тату яшәсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев