Мәрфугаттәй ник борчыла?
-Өлкәннәр кичергән михнәтләр турында күбрәк языгыз әле. Югыйсә, яшьләр авырлыкның ни икәнен дә белми үсә, аларга без күргәннәрне сөйли башласаң, колак та салмыйлар, "Бабай, хәзер бөтенләй икенче тормыш инде", - дип, кул гына селтиләр. - Ай саен редакциябезгә кереп, газетада чыккан язмаларга карата үз фикерен белдерергә күнеккән бер абзый чираттагы...
-Өлкәннәр кичергән михнәтләр турында күбрәк языгыз әле. Югыйсә, яшьләр авырлыкның ни икәнен дә белми үсә, аларга без күргәннәрне сөйли башласаң, колак та салмыйлар, "Бабай, хәзер бөтенләй икенче тормыш инде", - дип, кул гына селтиләр. - Ай саен редакциябезгә кереп, газетада чыккан язмаларга карата үз фикерен белдерергә күнеккән бер абзый чираттагы килүендә әнә шулай дип китте.
Газетабызда өлкән буын, аларның гомер юлы, башкарган хезмәте турында язмалар болай да аз бирелми. Сугыш, сугыштан соңгы төзекләндерү еллары авырлыклары турында күпме сөйләсәң дә, язсаң да артыгы булмас, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, мохтаҗлык, кимсетелүләр - боларның барысын да әби-бабаларыбыз үз башларыннан үткәргәннәр. Әмма хәзерге буын аларны ишетеп кенә сабак алырмы? Аларның үз борчу-мәшәкатьләре: кайсылары хезмәт хакларын тартып-сузып җиткерә, икенчеләренә яшәр өчен торак юк, өченчеләренә - балалар бакчасында урын. Булганына шөкер итә белмичә, тагын да яхшыракка, затлыракка өмет иткәннәре дә күп: машинаның кыйммәтлерәге, йортның зуррагы, киемнең шәбрәге кирәк аларга... Монда инде өлкән буынның да гаебе юк түгел - үзем авырлыкларны күп күрдем, балаларым рәхәттә яшәсен ичмасам, дип, тормышта беренче урынга үзен куйган ул-кызлар тәрбияләп үстерделәр.
Әле шушы көннәрдә хәл-әхвәл белешергә дип ерак туганыбызга шалтыраткан идем. Сүз иярә сүз чыгып, берничә азык-төлек кибете булган эшмәкәр улының тормышы белән дә кызыксындым.
-И-и, бер тынычлык күргәннәре юк, башлары кредиттан чыкмый, - диде ул.
-Ник, кибетләрендә әйбер сатылмыймыни? - дим.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев