Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлыкны үзебез саклыйк

Сизәсездер, быел Кукмара кичләрен җанланды. Бу күренеш бигрәк тә чәршәмбе, шимбә көннәрендә күзәтелә. Урамнарны тутырып, олысы-кечесе Җиңү паркы каршында авыл җирлекләре оештыра торган "Кичке уен"ны тамаша кылырга бара. Кемдер үзешчәннәргә кушылып җырлый, уеннарда катнаша, яшьләр исә җыр-биюләрдән соң була торган дискотеканы үз итә. Кыскасы, бер тапкыр әлеге мәйданчыкта булган кеше...

Сизәсездер, быел Кукмара кичләрен җанланды. Бу күренеш бигрәк тә чәршәмбе, шимбә көннәрендә күзәтелә. Урамнарны тутырып, олысы-кечесе Җиңү паркы каршында авыл җирлекләре оештыра торган "Кичке уен"ны тамаша кылырга бара. Кемдер үзешчәннәргә кушылып җырлый, уеннарда катнаша, яшьләр исә җыр-биюләрдән соң була торган дискотеканы үз итә. Кыскасы, бер тапкыр әлеге мәйданчыкта булган кеше чәршәмбе, шимбәне көтеп ала. Әлбәттә, бу җанлылыкка Нурминкә яр буйларының яңартылуы да тәэсир итми калмады. Кукмаралылар эштән кайткач, кичләрен өйдә телевизор, компьютер каршында утыруларын киметеп, саф һавада йөрүне, паркларда вакыт үткәрүне хуп күрә башлады.

Берсүзсез, болар барысы да әйбәт күренешләр. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Халыкның чисталыкны, күпме көчләр белән тудырылган әлеге матурлыкны сакламаулары күңелдә авыр тойгылар уята. Бу турыда газета укучыларыбыздан да борчулы шалтыратулар еш кабул иттек. Ял итүчеләрнең эскәмияләрне, яр буендагы тактадан ясалган юлларны көнбагыш кабыгына күмүләре, тротуардан түгел, яшел чирәмне, утыргычларны таптап йөрүләре турында иде алар. Әлеге зур хезмәткә үз көчләре кермәгәннәр: "Ясасыннар, төзесеннәр, шулай булырга тиеш", - дип кабул итәләр, ахрысы.

Кичә, иртәнге якта эшкә барышлый, махсус Җиңү паркына сугылып чыктым. Бер карашка бар җирдә чисталык, тәртип. Әмма паркка җәелгән брусчатка аралары инде көнбагыш чүбе белән тулган. Аны себереп кенә алып бетерә торган түгел, ара-тирә сагыз кәгазьләре, күпердән генә ташланылган сыра шешәләре дә күзгә ташлана. Әле бит бу "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренең көндәлек җыештыруыннан соң! Алар көн саен иртәнге сәгать алтыда бер кат тәртипләп, себереп, кичтән ташланган чүп-чарларны җыештырып алмасалар, бу тирә күптән чүплек оясына әйләнгән булыр иде.

-Гадәти көннәрдә дә ишегалды себерүчеләр бу тирәдән 5-6 капчык чүп җыялар, -ди "Чиста шәһәр" оешмасының өлкән мастеры Рәфисә Хаҗиәхмәтова. - Ә чәршәмбе, шимбә көнне үткәрелгән "Кичке уен"нардан, бәйрәмнәрдән соң аларга икеләтә көч түгеп җыештырырга туры килә. Ишегалды себерүчеләр таң беленә башлауга йокыларыннан торып, иң элек үз территорияләрен җыештыралар, аннан соң иртәнге алтыда паркка киләләр. Бу юлы инде тыгызламыйча 20-25 капчык чүп җыеп алына. Дөрес, кулланылган чүпләрен чүп савытларына салып калдыручылар да, аракы, сыра шешәләрен пакетларга салып куючылар да бар. Әмма җирдән, чирәм эченнән, яр буйларыннан киптерелгән бәрәңге, көнбагыш капларын, кулланылган салфеткаларны, төрле шешәләрне берәмтекләп җыештыру күп вакытны ала. Ә бит бу тирәгә генә дә 29 чүп савыты урнаштырылган.

Дөрестән дә, элек чүп савытлары юк, шуңа чүпне кая куярга белмибез дип аклансалар, хәзер исә кулларындагы кәгазь кисәкләрен, шешәләрне берничә адым атлап чүп савытына ташларга да иренәләр. Болар барысы да кешенең тирә-юньгә битарафлылыгын, тәрбиясезлеген күрсәтә.

... Кукмара урамнарындагы, Нурминкә яр буендагы, Булатов исемендәге паркта булган үзгәрешләрне, яңалыкларны күрүчеләр үзләренең соклануларын яшермиләр. Әмма матур итеп кадакланган такталарны кубарып алучылар, фонарьларны җимерүчеләр дә бар арабызда. Бу тискәре гамәлләрнең берсен дә читтән килүчеләр эшләми. Әйдәгез, начар гадәтләребездән котылыйк, Кукмарабызны чиста тотыйк әле. Үзебез тудырган матурлыкны без сакламасак, кем саклар соң?!

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев