Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян урман-техник көллиятенә быел 95 ел тула

Лубян - Кукмара районының гаҗәеп матур бер почмагы ул. Бу яшел утрау Киров өлкәсе һәм Удмуртия белән чиктәш, ә Нократ елгасының икенче ярларыннан безне Мамадыш районы басулары сәламли. Бирегә кайдан гына кунаклар килми, аларның барысын да аккошлар йөзгән бик матур буа каршы ала. Машина тормозына басып, йөртүчебез су киңлегенең кабатланмас...

Лубян - Кукмара районының гаҗәеп матур бер почмагы ул. Бу яшел утрау Киров өлкәсе һәм Удмуртия белән чиктәш, ә Нократ елгасының икенче ярларыннан безне Мамадыш районы басулары сәламли. Бирегә кайдан гына кунаклар килми, аларның барысын да аккошлар йөзгән бик матур буа каршы ала.

Машина тормозына басып, йөртүчебез су киңлегенең кабатланмас матурлыгына текәлде. Гаҗәеп бит: ачык зоопарк диярсең, кайдан гына шулкадәр очып килгәннәр соң алар? Ә өстәрәк безне агач аллеясы каршы алып, озатып кала. Корабль төзергә яраклы озын наратлар линейка белән тезелгән кебек. Табигатьнең мондый гүзәллеге башка бер җирдә дә юк.

...Лубян урман-техник көллиятенә 95 ел тула. Бу түгәрәк юбилей датасы белән лубянлылар үзләре генә түгел, әлеге уку йортында һөнәр алган күпсанлы белгечләр дә хаклы рәвештә горурлана ала. Уку йортына 1921 елда нигез салына. Дүрт елдан соң беренче чыгарылышта 28 студент олы тормышка юл ала.

Соңгы биш елда гына да көллиятне 539 егет-кыз тәмамлады, ә 2015 елның 10 гыйнварына булган исемлектә 9156 кеше исәпләнә. Укытучылар өчен һәр чыгарылыш кына түгел, аның һәр укучысы үзенең уңышлары, талант-осталыгы, холык үзенчәлекләре белән истә кала. Зур булмаган яшел Лубян авылы алар өчен әнә шулай газиз, кадерле, киләчәк тормышка старт бирүче җир булып санала. Техникумда белем алмасам да, мин дә аның белән горурланып яшим. Чөнки ул авылыбызны бизәп, аның данын еракларга таратып тора.

Лубян - минем дә ватаным. Балачакны искә алганда туган йорт, урам, капка төбендәге эскәмияләр, күршеләр, мәктәп, укытучылар, чыгарылыш кичәсе, студент еллары хәтердә яңара. Язмышыңда яшәгән урының зур роль уйнаса да, тормышка кайдан старт алуың да бик мөһим. Мин шуның белән дә горурланам: Лубян мәктәбе укучылары бик теләп урман-техник көллиятендә белем алуларын дәвам итәләр.

Гобәйдуллиннар династиясе белән ничек горурланмыйсың!Алар барысы да - Лубян урта мәктәбе һәм Лубян урман техникумының элеккеге укучылары. Гобәйдуллиннарның барлык уллары да урман хуҗалыгы директорлары булып эшләделәр, туган як урманнарын үстерүгә, үсентеләрнең яңа сортларын булдыруга, балаларда табигатьне ярату хисе тәрбияләүгә зур көч куйдылар.

Мәрьям Гобәйдуллинаның мәхәббәт тарихы Лубян белән бәйле. Биредә студент елларында үзенең гомерлек ярын очрата ул. Лубян урман хуҗалыгы техникумында күпме яңа гаиләләр барлыкка килде! Гобәйдуллиннарның кияүләре Валентин Павлов та Казанда урман паркы зонасында баш лесничий булып эшләде. Ә бу күл - казанлыларның иң яраткан урыннары.

Гобәйдуллиннарның кече уллары Мулланур техникумны тәмамлаганнан соң Удмуртиягә эшкә җибәрелә. Яңа коллективта беренче чыныгу алган еллар тиз үтә. Яшь белгечне армия сафларына алалар. Германиядә артиллерист булып хезмәт иткәннән соң ул туган ягына, әти-әнисе янына кайта. Шуннан соң 2014 елның октябрь аена кадәр үзенең Лубяны өчен бөтен көчен биреп эшли. Кайда гына һәм кем генә булып эшләсә дә, үз янында яхшы команда туплап, барлык ниятләгән эшләрне сыйфатлы итеп башкарып чыга. Ул зур оештыручанлык сәләтенә ия булган, таләпчән җитәкче генә түгел, үз җиренең патриоты да иде.

Юбилей көннәре якынлашканда әлеге уку йортын данлаган директорларны искә алу да урынлы булыр. Николай Понамарев, Капитон Богомолов, Николай Кузнецов, Мулланур Гобәйдуллиннарны берничә буын вәкилләре сагынып искә алыр әле. Бу кайгыртучан һәм игътибарлы җитәкчеләр техникум, аның студентлары һәм Лубян авылы өчен зур эшләр башкардылар.

Шулай ук меңләгән чыгарылыш укучыларының күңелендә ныклы теоретик һәм практик белем биргән укытучылар турында да бары якты хатирәләр генә саклана.

Үз эшенең осталары Лубян техникумының данын нык күтәрделәр, шуның нәтиҗәсендә биредә белем алучылар урман хуҗалыгының үсешенә, көчле белгечләр буларак, зур өлеш керттеләр. Минем туганнарым да менә шушы данлыклы уку йортында менә дигән укытучылар кул астында урман эшенең серләрен үзләштерделәр. Сеңелем Розалия Кашафеева уку чорында тыйнак студент Мансур Сафин белән таныша. Урманга булган мәхәббәт бу ике йөрәкне берләштерә. Алар техникумны 1971 елда төгәлләделәр. Энем Рафаэль Кашафеев та шушында белем алып, 1972 елда диплом алып чыкты.Шул ук елны техникумны хәзерге урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, Гөлнур Закирова, Виктор Кормильцев һәм башкалар да тәмамлады. Рафаэль табигатьне, шигъриятне бик ярата иде, агач ботакларын сындырмагыз, дип, улларына да гел әйтеп килде. Ул 1982 елдан 1992 елга кадәр урман эшләренә җитәкчелек итте. Бик актив, кызыксынучан, хәрәкәтчән кеше иде, гел эш дип янып яшәде. Әмма 41 яшендә үк бу якты дөньяны калдырып китеп барды. Улы Илнар әтисе эзеннән китеп, 2000 елда техникумны тәмамлады. Хәзерге вакытта Ноябрьск шәһәрендә эшли. Туган ягын бик сагына. "Кайда нинди агач утыртылганына кадәр хәтерлим", - ди. Икенче уллары Илнур да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, урманчы булырга теләк белдерде. Бүгенге көндә шәһәр яны урманчылыгында җитәкче булып хезмәт куя. Индира исә ерак китәргә теләмәде, ул да Лубянны бик ярата иде. Ләкин тормышта кайчак көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Индира да Казаннан укырга килгән студент егет Рафаэль Билалов белән танышты. Хәзерге вакытта яшьләр башкалада яшиләр, ике кыз үстерәләр. Анда да яшь белгечнең күңеленә ятышлы эш табылган: скверларны һәм паркларны яшелләндерү өчен яшь үсентеләр үстерә. Боларны ничек урманчылар династиясе димисең? Кашафеевлар гаиләсендә җиде кеше үзен урман эше белән бәйләгән. Мин алар белән нык горурланам.

Бу язмамны укыгач, күпләр үзләренең Лубянда белем алган елларын, курсташларын, укытучыларын хәтерләрендә яңартыр. Таныш сукмак, басуда горур чайкалучы каен агачы һаман да истә әле...

Гүзәл КАШАФЕЕВА, Лубян урта мәктәбенең элеккеге укучысы, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев