Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның яшь талантлары “Бәллүр йолдызчыклар” фестивалендә катнашты (фотолар)

Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Бәллүр йолдызчыклар" дигән Бөтенроссия фестиваль-конкурсы уздырды. Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйгедә Кукмарабызның яшь талантлары да катнашты. -Татарстанда быел беренче тапкыр үткән әлеге фестивальдә суд приставлары, Пенсия фонды, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, салым инспекциясе, җәзаларны үтәү идарәсе, югары суд, Росреестр,...

Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Бәллүр йолдызчыклар" дигән Бөтенроссия фестиваль-конкурсы уздырды. Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйгедә Кукмарабызның яшь талантлары да катнашты.

-Татарстанда быел беренче тапкыр үткән әлеге фестивальдә суд приставлары, Пенсия фонды, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, салым инспекциясе, җәзаларны үтәү идарәсе, югары суд, Росреестр, прокуратура хезмәткәрләренең балалары - 250гә якын яшь йолдызчык чыгыш ясады. Алар "Вокал", "Бию", "Музыка уен коралында уйнау" номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтте, - ди район прокурорының тормыш иптәше, ике кызы да бәйгедә катнашкан Гөлнара ханым Шакирова.

Күппрофильле лицейның "Очкын" бию төркеме фестивальдә икенче урынны алды. Ләйсән Әюпова җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар, чыннан да, булдыралар. Узган ел алар "Созвездие-Йолдызлык" иҗат бәйгесендә дә сынатмаганнар иде, бу юлы да Казаннан көмеш медаль белән кайттылар.

-Олы кызыбыз Эльвина лицейның 6 сыйныфында укый, кечкенәдән биергә ярата. "Очкын" төркемендә әле ике генә ел шөгыльләнсә дә, бию түгәрәгенә бик теләп йөри, үзенең уңышлары белән безне һәрчак сөендереп тора. Фестивальдә кызлар төрле милләт халкының киемнәреннән чыгыш ясадылар. Аларның биюе көчле алкышларга күмелде, - ди Гөлнара ханым. - Икенче кызыбыз Эмилиягә әле алты гына яшь. Ул балалар сәнгать мәктәбендә Лилия Нурмиева кул астында җырларга өйрәнә. Фестивальдә дә Эмилия "Дус кызлар" вокаль ансамбле кызлары Алинә Шакирова, Гүзәл Мөхәммәтовалар белән бергә татар телендә бик матур җыр башкарды. Мондый конкурслар оештыру бик кирәк. Чөнки анда балалар чыныгу алалар, яңа дуслар табалар. Шуның өчен без дә мөмкинлек булганда сәнгатьне яратучы, җыр-биюне үз итүче кызларыбызны бәйгеләрдән бер дә читтә калдырмаска тырышабыз.

Фестивальдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре - тикшерүче Эльвира Гарифуллинаның улы Ислам да катнашты. Ул баянда "Карабай" башкорт халык көен уйнады.

-Февраль аенда Эчке эшләр министрлыгында конкурсның сайлап алу этабы үтте. Безнең улыбыз анда җиңү яулап, "Бәллүр йолдызчыклар"да чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды, - ди Эльвира. - Исламның әлеге уен коралына тартылуы әтисеннән килгәндер дип уйлыйм. Азат балалар кечкенә вакытта һәрчак аларга гармунда уйный, Ислам белән Алсу исә бииләр иде. Шулай ук икебезнең дә бабайлар - һәвәскәр баянчылар. Ислам инде икенче елын балалар сәнгать мәктәбенә йөри, укытучысы Гөлнара Гарипованың дәресләрендә бар күңелен биреп гармун-баян серләренә төшенә. Әле күптән түгел мәктәптә узган "Яшь гармунчылар" бәйгесендә дә беренчелекне алды. "Бәллүр йолдызчыклар" фестивалендә улыбызның чыгышы вакытында Зур Кукмараның "Сәйлән" җыр һәм бию ансамбе төркеме солистлары Айзилә Фәйзуллина һәм Инсаф Хаҗиевлар башкорт биюен башкардылар. Үзенчәлекле һәм бик матур музыкаль номер килеп чыкты. Фестивальнең икенче турына уза алмасак та, бәйгедән сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев