Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Мөхтәрәмә апа Низамова, “Сабантуйга –бүләк” акциясендә катнашып, зур бүләк отты

Кукмараның Җиңүгә 50 ел (50 лет Победы) урамында яшәүче Мөхтәрәмә апа Низамованы сөендереп кайттык әле. "Сабантуйга -бүләк" акциясендә катнашып, ул 5 газета бәясенә торырлык бүләк - табигать кочагында ял итү өчен өстәл-урындыклар җыелмасын отты. Мөхтәрәмә апаның соңгы вакытларда сәламәтлеге какшап киткәнлектән, ул бу яртыеллыкта район газетасына языла алмыйча калган булган....

Кукмараның Җиңүгә 50 ел (50 лет Победы) урамында яшәүче Мөхтәрәмә апа Низамованы сөендереп кайттык әле. "Сабантуйга -бүләк" акциясендә катнашып, ул 5 газета бәясенә торырлык бүләк - табигать кочагында ял итү өчен өстәл-урындыклар җыелмасын отты.

Мөхтәрәмә апаның соңгы вакытларда сәламәтлеге какшап киткәнлектән, ул бу яртыеллыкта район газетасына языла алмыйча калган булган.

-Казандагы дәваханәләрдә берничә ай ятарга туры килде, аннан кайткач та туганым Фәриткә редакциягә барып, минем өчен беренче яртыеллыкка газетага язылып кайтуын үтендем, - диде ул.- Кызганычка каршы, инде июнь аена да газетаны алдырырга соңга калган булып чыктык. Фәрит быелның икенче яртыеллыгы өчен язылып, акциядә катнашучылар исемлегендә теркәлеп үк кайткан. Менә бит, бәхет эше инде бу. Бик сөендердегез. Район газетасын инде утыз еллап алдырам. Аннан башка ничек яшәмәк кирәк?! Инде болай да газета килгән саен күршеләрнекен сорап алып укый идем. Алай бик читен, уңайсыз, гәҗитсез булмый икән.

Без өстәл-урындыкларны бакчага урнаштырган арада Фәрит абый Хуҗин үзе дә: "Минем кулым җиңел булды, - дип, өйдән килеп чыкты. - Тагын сезнең янга киләсе булыр әле".

Мөхтәрәмә апаны бүләге янәшәсендә фоторәсемгә төшерергә әзерләгәндә: "Үзем дә шушы алмагачлар янәшәсенә өстәл-урындыклар алып куясы булыр әле, дип уйлап йөри идем, -дип, үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте, ихлас теләкләрен теләде.

Ул безгә зурлап рәхмәтен җиткерсә, без үз чиратыбызда аны яраткан иганәчебез, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, үтенечебезгә каршы килми торган, Кукмараның Яхин урамындагы, Зур Кукмарадагы "Престиж" мебель кибетләренең хуҗасы Заһит Хәбибуллинга җиткерәбез. Ул бу юлы да соравыбызны аяк астына салмады, акциянең иганәчесе булырга теләк белдереп, шул арада бүләкләрне алып кайтып та бирде. Эшләре гел уң килеп торсын, кибетләреннән сатып алучылар өзелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев