Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада 11 сентябрьдән участок инспекторлары өчен тавыш бирү башлана

(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") 11 сентябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок инспекторлары үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән...

(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") 11 сентябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок инспекторлары үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән тәүлекләр буе эшлиләр, авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар, тормыш-көнкүрештәге, балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәш алып баралар.

Конкурста безнең районнан менә кемнәр катнаша:

Гыйльметдинов Айрат Ринат улы

Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы

Шакиров Расим Рашит улы

Кусаев Виталий Анатольевич

Районның иң яхшы участок инспекторы өчен тавышны 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама http://www.rupoll.com/xohqjfwssp.html аша кереп бирә яисә kukmor-ovd@yandex.ru электрон адресына инспекторның исем-фамилиясен язып җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев