Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмара мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогларның берсе ул

Мәгариф өлкәсендә безнең Кукмара районы инде ничә дистә еллар буе республикада алдынгы урынны алып тора. Район мәгариф системасының үсеше турында кем белән генә сүз башласаң да, күп еллар методик кабинет мөдире булып эшләгән Наилә Гыйззәтуллинаның хезмәтенә кагылмый узып булмый. Авыл мәктәпләрендәге үзгәрешләр, җитәкчеләре белән эшләү системасы, уку йортларының Кукмарада ачылган...

Мәгариф өлкәсендә безнең Кукмара районы инде ничә дистә еллар буе республикада алдынгы урынны алып тора. Район мәгариф системасының үсеше турында кем белән генә сүз башласаң да, күп еллар методик кабинет мөдире булып эшләгән Наилә Гыйззәтуллинаның хезмәтенә кагылмый узып булмый. Авыл мәктәпләрендәге үзгәрешләр, җитәкчеләре белән эшләү системасы, уку йортларының Кукмарада ачылган филиаллары - болар барысы да аның җитәкчелегендә оештырылган эшләр. Арчада туып-үсеп, монда килеп төпләнгән Наилә Мөхәммәт кызының Кукмара мәгариф системасы үсешенә керткән хезмәтен санап бетерерлек тә түгел. Миңа аның белән 30 елдан артык бергә эшләргә насыйп булды.

1970 ел. Районга талантлы белгечләр Шәүкәт белән Наилә Гыйззәтуллиннар килделәр. Яшь кенә булуына карамастан, таләпчән, кешелекле, туры сүзле, сабыр холыклы Наилә мәктәп директорлары белән тиз арада уртак тел тапты, аларның яраткан методистына әйләнде. Алай гына түгел, мәгариф өлкәсендәге яңа юнәлешләрне тиз өйрәнеп, Кукмара мөгаллимнәрен дә яңа уңышларга рухландыра башлады. Әлбәттә, монда безнең остазларыбызның да роле бик зур, аларга бик тә рәхмәтлебез. Алар да Наиләнең активлыгы, оста стратег булуы белән килешерләр иде дип уйлыйм.

1970-80 еллар... Сигезьеллык мәктәпләрне урта мәктәпләргә күчерүнең үз авырлыклары күп булды. Матди-техник база гына түгел, югары белемле укытучылар да җитми иде. Районда методик эшнең структурасын һәм эчтәлеген үзгәртү зарур булды. Министрлык боерыгы белән Зур Сәрдек мәктәбе (гимназия) һәм Кукмараның 2нче мәктәбе (лицей) терәк мәктәпләр итеп билгеләнделәр, алар каршында методик берләшмәләр эшли башлады, семинарлар, конференцияләр уздырылды. Болар өчен методик кабинет та, мәктәпләр дә күп хезмәт куйдылар, нәтиҗәдә бу процесс бездә башка районнага караганда җиңелрәк үтте.

1980 еллар...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев