Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара егете Айрат Галимов парикмахерлык буенча стажерлыкны Британиянең “Видал Сассун” академиясендә узачак

-Кем ничектер, әмма мин чәчләремне бары тик ир-егет парикмахерларга гына ышанып тапшырам. Күп тә сөйләшми алар, йөз-кыяфәтеңә туры килә торган фасонны да ирләр күзлегеннән карап тәкъдим итә беләләр. Кыскасы, нәтиҗәдән һәрчак канәгать калам, - ди бер танышыбыз. Бәлки, аның сүзләрендә, чыннан да, хаклык бардыр. Әнә бит, Кукмара егете Айрат Галимовны...

-Кем ничектер, әмма мин чәчләремне бары тик ир-егет парикмахерларга гына ышанып тапшырам. Күп тә сөйләшми алар, йөз-кыяфәтеңә туры килә торган фасонны да ирләр күзлегеннән карап тәкъдим итә беләләр. Кыскасы, нәтиҗәдән һәрчак канәгать калам, - ди бер танышыбыз.

Бәлки, аның сүзләрендә, чыннан да, хаклык бардыр. Әнә бит, Кукмара егете Айрат Галимовны гына алыйк. Ул парикмахерлар арасында узган "Trend Vision Award" дигән халыкара бәйгедә катнашып, милли этапның җиңүчесе булды, хәтта конкурсның Берлинда узган финал өлешендә Россия данын яклап кайтты. 26 яшь кенә булуына карамастан, булдыра, кайчандыр үзенең парихмахерлык осталыгы белән Европа һәм дөньяны яулаган Сергей Зверевны да уздыра түгелме соң?!

-Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Беренче укытучым - абыем Алмаз булды. Ул балалар бакчасына йөргәндә үк миңа талантымны ачарга, үстерергә ярдәм итте. Ә инде өченче сыйныфтан сәнгать мәктәбендә укый башладым. Анда Альбина Якубова, Рада һәм Расых Сәлаховлар рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә тагын да тирәнрәк төшендерә алдылар, мин аларга бик рәхмәтлемен, - ди Айрат. - Кукмара 4нче мәктәбенең 9 сыйныфыннан соң балачак хыялым Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесына алып килде. Армиядән кайткач исә, КФУда югары белем алып, дизайнер-интерьер һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә матурлык салонында стилист булып эшләвемә карамастан, мин күңелем белән рәссам. Картиналар ясарга да вакыт табам, интерьер дизайны буенча да заказларым күп.

Парикмахер ул - иң кызыклы, мавыктыргыч, иҗади һөнәрләрнең берсе, дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Якташыбыз да юктан гына үз тормышын әлеге өлкә белән бәйләмәгәндер...

-Биш айлык парикмахерлык курсларын тәмамлаганнан соң, Казандагы бер матурлык салонына эшкә урнаштым. Әлеге хезмәт миңа шул дәрәҗәдә ошый ки, аның уңай якларын сөйләп бетерерлек түгел. Мин салонда үземне бөтенләй башка яктан ачтым, - ди Айрат. - Безнең хезмәттә иң мөһиме: клиентның барлык теләк-тәкъдимнәрен канәгатьләндерерлек, килешле, аның шәхесен ачарлык итеп чәчен кисү яисә прическа ясау. Миңа креативлык ошый. Бүгенге көннең төп үзенчәлеге - табигый, артык күп тәрбияләү сорамый торган прическалар. Әмма бу бар кешегә дә кыска чәч тәкъдим итү дигән сүз түгел. Озын чәчләр белән дә эшләргә яратам.

Айрат белән аның халыкара бәйгедә катнашуы турында да сөйләштек. Аңа әлеге идеяне хезмәттәше - салон хуҗасы тәкъдим иткән. Иң элек үзенең мөмкинлекләренә бик ышанып та бетми ул, әмма барыбер тәвәккәлли, Мәскәүгә, конкурсның "Яшь талантлар" дигән номинациясенә үзенең хезмәтләрен юллый. Россия буенча җибәрелгән меңнән артык эш арасыннан 250гә якыны сайлап алу турын уза, нибары 32се генә финалга чыга.

-Конкурсның шартлары билгеле булу белән, мин бәйгедә кыска чәч тәкъдим итәчәкмен, дигән нәтиҗәгә килдем. Үземнең идеямне тормышка ашыру өчен бик күп модельләр эзләргә туры килде. Әмма салонга йөрүче даими клиентларның берсенә тукталдым. Образны тудыруда дизайнер ярдәмгә килде, визажистның да өлеше зур булды, - ди яшь мастер. -Бәйгенең җиңүчеләрен атаган вакытта үземнең исемне, шәһәремне һәм салонны ишеткәч, шок хәлендә калдым. Алтын приз иясе булуыма да бик озак ышанмый тордым әле. Ул көнне мин иң бәхетле кешеләрнең берсе идем.

Конкурста җиңү яулаган якташыбыз бәйгенең Берлинда узган финал өлешендә дә катнашты. Шулай ук аңа бүләк буларак Европаның иң яхшы парикмахерлык мәктәпләрендә бушлай стажерлык узу мөмкинлеге дә бирелгән иде.

-Берлинда безне бик җылы каршыладылар. Үземә бик күп танышлар таптым. Анда 37 илдән 67 команда катнашты. Әлеге этапта җиңү яулый алмасам да, башка илләрдән килгән стилистлар арасында үз көчемне сыный алуым белән бәхетлемен, - ди Айрат. - Мин стажерлыкны Британиянең "Видал Сассун" академиясендә узарга булдым. Гыйнвар аенда инде шунда укыячакмын. Киләчәккә девизым: эшләргә, эшләргә, эшләргә һәм дөньякүләм чемпион дәрәҗәсенә күтәрелергә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев