Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбе укытучысы Дамира Платонованың үткән юлы эзле, игелекле

Кешеләрнең үткән гомер юлы һәм чишмәләр... Күп яклап охшаш кебек алар. Үзендә барлык күркәм сыйфатларны туплаган гүзәл зат - Дамира Платонованың тормыш агышын да салмак кына челтерәп агучы, саф сулы чишмәгә тиңләргә мөмкин булыр иде. Аның Кукмара 4нче урта мәктәбенә килеп укыта башлавына да 23 ел вакыт үтеп киткән. Тыйнак,...

Кешеләрнең үткән гомер юлы һәм чишмәләр... Күп яклап охшаш кебек алар. Үзендә барлык күркәм сыйфатларны туплаган гүзәл зат - Дамира Платонованың тормыш агышын да салмак кына челтерәп агучы, саф сулы чишмәгә тиңләргә мөмкин булыр иде. Аның Кукмара 4нче урта мәктәбенә килеп укыта башлавына да 23 ел вакыт үтеп киткән. Тыйнак, үтә дә тырыш укытучы балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем-тәрбия бирә.

Бүгенге мәктәптә алны-ялны белмичә, төн йокыларын калдырып, үзен кызганмыйча эшләгән, заман сулышы белән бергә атлаучылар гына уңышка ирешә ала. Хезмәттәшем Дамира да, мәктәптә беренчеләрдән булып, мәгълүмати технологияләрне үзләштереп, дәресләрен, тәрбия чараларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, тиешле югарылыкта оештыра. Һәркем өчен күңел ишеге ачык аның: үзенең эше кырык якка кырылып ятсын,беркайчан да "юк" дип, сине кире бормас, ахыргысы булса да, башкалар белән бүлешергә тырышыр.

Бик тыйнак та әле ул. Мактанырга яратмаса да, хезмәтендә ирешкән уңышлары, яулаган үрләре бихисап аның. Республика күләмендә оештырылган "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты" конкурсында катнашып җиңү яулавы, ноутбук белән бүләкләнүе дә очраклылык түгел, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук Дамира Даниял кызы, тәҗрибә уртаклашып, район, республика укытучылары алдында күпсанлы ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар күрсәтте. Алар барысы да югары бәяләнде. Татар теле һәм әдәбияты буенча "Иң яхшы мастер-класс" бәйгесендә дә мәртәбәле жюри аның хезмәтен иң яхшы дип тапты, һәм хезмәттәшем кыйммәтле бүләк иясе булды. Укучыларының да фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә яулаган үрләре санап бетергесез. Болар бар да укытучының системалы эш нәтиҗәсе.

Укытучының әле ата-аналар, балалар, хезмәттәшләре алдында үрнәк булуы мөһим. Дамира - укучыларының идеалы, ирен хөрмәт итеп яшәүче хатын, тәртипле, инсафлы өч бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле әни, инде өлкән яшьтәге әнисенең сүзеннән чыкмаучы, игелекле бала да. Үзләре хәләл көч белән җитештергән зур, якты йортларында һәрвакыт үзара җылы мөнәсәбәт, бер-берсенә игътибар, тынычлык хөкем сөрә аларда; ишекләре һәркемгә ачык, киң күңел, якты йөз, кунакчыллык - бу йортның тагын бер күркәм гадәте. Хезмәттәшем үзе дә: "Мин бүген бик бәхетле: яратып, ашкынып бара торган мәктәбем, укучыларым, килеп керү белән сәлам бирерлек һәм аны җылы итеп кабул итәрлек хезмәттәшләрем бар," - дип сөенечен яшерми. Сүз башымны юкка гына чишмәләрдән башламаган идем. Шушы гасырлар буе тын гына челтерәп агып ятучы, тереклек чыганагы булган, игелекле чишмә кебек, хезмәттәшем үткән юллар да шактый озын, тирән эзле, игелекле.

Нурфия ШӘКЕРТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев