Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбе укытучысы Альбина Якупова – җәмгыять өчен хәзинә

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәрешләр кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты. Шуны истә тотарга кирәк: бүген без укучыларның сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле...

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәрешләр кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты.

Шуны истә тотарга кирәк: бүген без укучыларның сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу hәм тәрбия - ил өчен иң мөhим мәсьәлә. Талантлы яшьләр - җәмгыятьнең төп байлыгы.

Кукмара 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, заман сулышын тоеп, эшен дөрес оештыра белгән, даими эзләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә үз алымнарын булдырган укытучылар шактый. Шуларның берсе - үзенең укучылары белән район, республика, Россия, Халыкара конкурс, бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучы - Якупова Альбина Рафкать кызы.

Альбина Рәфкать кызы, Алабуга педагогика институтын тәмамлап, хезмәт юлын рәсем укытучысы буларак башлап җибәрде. Психолог белгечлеге алып, психолог вазыйфаларын башкарды. Бүген исә ул технология дәресләрен дә алып бара. Укытучы күппрофильле белгеч булуы, дөрес оештырылган эшчәнлеге, заманнан калышмыйча атлавы нәтиҗәсендә югары үрләр яулауга иреште. Укытучы һәм аның сәләтле укучылары мәктәбебез горурлыгы. Ул эшләгән бик күп төрле проектлар: "Үткәннәр белән киләчәккә" (татар этник костюмнар коллекциясе), "Шәһәр силуэты" (яшьләр киемнәре коллекцияләре), төрле стильдә йоннан, тукымалардан, войлок калдыкларыннан эшләнгән төрле сувенирлар, милли курчаклар коллекцияләре Халыкара, Республика күләмендә күптөрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашып, 1нче дәрәҗә дипломнарга һәм мактау грамоталарына лаек булдылар.

Укытучы беренче чиратта үзендә булган белем һәм осталыкны укучыларына бирә, аларда булган сәләтне күрә, аны дөрес юнәлештә үстерә белергә тиеш.

Альбина Рәфкать кызының 10нчы сыйныф укучысы - Шәмсиева Мөшәррәф үткән уку елында технология фәненнән районда җиңүче, Россиякүләм олимпиаданың республика турында призер булса, быел исә ике укучысы: Шәмсиева Мөшәррәф һәм Баһаветдинова Лилияләр республика турында призерлар булдылар. Ә Мөшәррәфнең уңышлары тагы да югарырак. Краснодар өлкәсендә Армавир шәһәрендә (24-30 май ) үткән технология фәне буенча, Россиякүләм олимпиаданың, соңгы, 3нче турында зур җиңү яулап, призер булып кайттылар.

"Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш", дип әйтсәләр дә, балага белем, кирәкле дөрес юнәлеш бирүче ул - аның остазы. Укучысы белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы, эрудицияле, замана сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш. Альбина Рәфкать кызы нәкъ шундыйлардан. Укучысы, Шәмсиева Мөшәррәфтә булган сиземләү, интуиция үсеше, оригиналь идеяләр уйлап табу осталыгы - укытучысының тырышлык нәтиҗәсе.

Аларның тагын бер иң зур үрләренең берсе - " Яшь профессиональ"("Ворлдскиллс Россия") региональ ачык чемпионатта җиңү яулап, 1нче дәрәҗә дипломга ия булулары. Бу җиңү исә - очраклылык түгел, ә укытучы белән укучының туктаусыз эзләнү, системалы хезмәт нәтиҗәсе.

Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, әйткәнемчә, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог - укучы һәм ата - аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәкерҗанова Н.Х

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев