Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киез итек-киез комбинаты ятим калды

Киез итек-киез комбинаты коллективы зур кайгыда: оешманы өч дистә елга якын җитәкләгән, илдәге икътисадый кризис һәм кырыс базар шартларында барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып, комбинатны көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерердәй югары дәрәҗәгә җиткергән легендар шәхес Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы вафат булды. Аңа әле 63 яшь кенә иде. Эш белән бәйле планнары, тормышка...

Киез итек-киез комбинаты коллективы зур кайгыда: оешманы өч дистә елга якын җитәкләгән, илдәге икътисадый кризис һәм кырыс базар шартларында барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып, комбинатны көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерердәй югары дәрәҗәгә җиткергән легендар шәхес Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы вафат булды. Аңа әле 63 яшь кенә иде. Эш белән бәйле планнары, тормышка ашырырга ниятләгән хыяллары күп иде әле аның.
Комбинатны үзгәртеп кору, заманча җиһазландыру, яңалыклар һәм яңа технологияләр кертү өчен ул барлык тырышлыгын һәм көчен бирде. Хәтта эшчеләр белән рәттән басып, баштанаяк техник майларга буялып эшләүдән тарсынмады, үзен һичкемнән өстен куймады. Әнә шундый гадилеге, тынгысыз күңелле, зур оештыру сәләтенә ия, һәркемнең хәленә керә торган хәерхаһлы җитәкче булуы белән безнең күңелләрдә сакланыр ул. Аның исеме, һичшиксез, тарихта лаеклы урын алып, якты истәлеге гасырларны кичәр, аның эш тәҗрибәсен киләчәк буыннар өйрәнер.
Шамил Әхмәтшин үзенең хезмәт юлын Яшел Үзән шәһәре заводында агач эше остасы буларак башлаган. Армия сафларында булып кайтканнан соң, Казан авиация институтында югары белем алган. Әмма гомерен бөтенләй башка тармакка - киез итек-киез җитештерүгә багышлаган. Аның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә комбинатның йөзе танымаслык булып яшәрде, матурланды, эш шартлары бик күпкә уңайланды, хезмәт хаклары да вакытында түләнә. Бүгенге көндә 300дән артык төр заманча киез аяк киемнәре җитештерелеп, илнең төрле төбәкләренә озатыла. Шулай итеп, Кукмара итекләренең даны еракларга таралды. Һәр итеккә, һәр эшләнмәгә эшче-хезмәткәрләрнең генә түгел, Шамил Әхмәтшинның да күңел җылысы кергән. Кешеләргә кирәкле, мәгънәле тормыш юлын үткән ул. Урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең.

Кукмара киез итек-киез комбинаты коллективы, зур югалту кичерү- әтиләре Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улының вакытсыз вафат булуы сәбәпле, генераль директор урынбасары Шәрипова Ләлә Шамил кызының, комбинатның тәэминат бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Тимур Шамил улының, барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклаша. Мәрхүмне белгән кешеләрнең хәтерендә аның якты истәлеге яшәр.


Кукмара киез итек-киез комбинаты коллективы, предприятие ветераннары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев