Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше югалса, өч көн көтәргә кирәкми!

Якын кешең хәбәрсез югалудан да куркыныч нәрсә юк. Полиция хезмәткәрләреннән яки коткаручылардан хәбәр көтеп, билгесезлектә зар-интизар булу бик кыен. Күптән түгел Татарстанның бер авылында 21 яшьлек егет дуслары белән балык тотарга киткән җирдән өенә әйләнеп кайтмый. Егетләр авылдан ерак булмаган елгада балык тотып, су коенып күңелле генә ял итәләр. Күпмедер...

Якын кешең хәбәрсез югалудан да куркыныч нәрсә юк. Полиция хезмәткәрләреннән яки коткаручылардан хәбәр көтеп, билгесезлектә зар-интизар булу бик кыен. Күптән түгел Татарстанның бер авылында 21 яшьлек егет дуслары белән балык тотарга киткән җирдән өенә әйләнеп кайтмый.


Егетләр авылдан ерак булмаган елгада балык тотып, су коенып күңелле генә ял итәләр. Күпмедер вакыт утырганнан соң, Азат исемле егетнең юкка чыгуы ачыклана. Егетне судан да эзлиләр, әмма таба алмыйлар. Дуслары ярдәм сорап авылга йөгерә, районнан коткаручыларны чакыралар. Барысы да Азатны тирә-яктагы басу-кырлардан, елгадан эзли. Эзләү чаралары бик озак дәвам итә. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре Азатны күрше авылдагы туганнарыннан таба.


Кеше югалган очракларның ниндие генә юк. Әйтик, кайбер яшүсмер балалар өйдәгеләрне куркытырга теләп өйдән чыгып китә, яисә хәтере булмаган олы яшьтәгеләр урамга чыгып югала. Агымдагы ел эчендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына хәбәрсез югалганнар буенча 2065 гариза кабул ителгән. 2022 кеше инде табылган. Кеше югалуның төп сәбәпләре: исерткеч эчемлекләр куллану, бурыч күп булу, үзара бәхәс чыгу һ.б. Югалган кешеләр күп очракта исән килеш табыла.


Халык арасында "кеше югалып, өч көн үткәннән соң гына полиция гариза ала", дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе башлыгы Сергей Королев сүзләренчә, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. "Кеше югалуга ук полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза кабул ителгәннән соң, эзләү чаралары башлана. Югалган кеше 10 көн дәвамында табылмаса, полиция хезмәткәрләре тарафыннан эзләү эше ачыла", - дип белдерде Сергей Королев министрлыкта узган матбугат очрашуында.


Аның сүзләренчә, югалган кешене эзләү чаралары 15 ел дәвам итә, эзләү эше туктатылганнан соң документлар 10 ел буе саклана. Җинаять кылып юкка чыккан затлар исә гомер буе эзәрлекләнә. 2016 елда югалган кешеләргә карата 19 җинаять эше кузгатылган. Аларның 3се исән, 1се үлгән килеш табылган, 3 җинаять эше криминал булмау сәбәпле туктатылган һәм 3 үтерү очрагы ачылган. Калган 9 очрак буенча әлегә мәгълүмат юк. Машина белән юкка чыгучы кешеләр аерым категориягә керә. Быел, мәсәлән, машина белән югалган 50 кешенең 4се генә табылган.


- Балигъ булмаган балаларның югалулары аерым игътибарга лаек. 2016 елның 6 аенда балигъ булмаган балаларның югалуы яисә үз теләге белән чыгып китүе буенча 525 гариза кабул ителде. Бүгенге көндә 4 баланы гына табасы калды. Аларның 3се - балалар йортында тәрбияләнә, бер баланы эзләп опека һәм попечительлек бүлеге гариза язды. Ул баланың кая икәнен чамалыйбыз. Без - полиция хезмәткәрләренә карата "берни дә эшләмисез" кебек шикаятьләр бик еш белдерелә. Ләкин безгә эзләү чараларын ачарга ярамый. Кешене тапмыйча мәгълүмат бирә алмыйбыз. Без "таптык" яисә "тапмадык" дип кенә җавап бирәбез", - диде Сергей Королев.


Югалган кешеләрне эзләүдә "ЛизаАлерт", "Поиск пропавших детей", Чаллының "Василиса", Алабуганың "Надежда", Түбән Каманың "След" волонтерлар хәрәкәтләре зур ярдәм күрсәтә.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев