Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлык аннан ерак йөри

Римма ханым Әхмәдиева белән еш күрешеп торабыз: газетабызның актив хәбәрчесе буларак, редакциягә чираттагы мавыктыргыч язмасын алып килгән чагында, берәр чарада яки Кукмара урамында. Ул һәрчак зәвык белән киенгән була, үзеннән җиңелчә генә хушбуй исе бөркелә, ә сүзләрен җепкә тезгәндәй, матур итеп, елмаеп сөйләшә. Җиденче дистәсен тутыруына карамастан, күркәм кыяфәтле булып...

Римма ханым Әхмәдиева белән еш күрешеп торабыз: газетабызның актив хәбәрчесе буларак, редакциягә чираттагы мавыктыргыч язмасын алып килгән чагында, берәр чарада яки Кукмара урамында. Ул һәрчак зәвык белән киенгән була, үзеннән җиңелчә генә хушбуй исе бөркелә, ә сүзләрен җепкә тезгәндәй, матур итеп, елмаеп сөйләшә. Җиденче дистәсен тутыруына карамастан, күркәм кыяфәтле булып калуының берәр сере бардыр дип уйлый идем. Барлык хикмәт актив тормыш рәвеше алып баруында, яшәүне яратуда икән бит.

Гомеренең кырык елын мәгариф системасына багышлаган, шуның утыз елын район мәгариф бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң... ял дигәнне бөтенләй оныта Римма ханым. Киресенчә, эше, күңелле мәшәкатьләре арта гына. Иң элек, заманнан артта калырга теләмичә, район Пенсия фонды каршында оештырылган "Өченче яшь университеты" кысаларында компьютер белемен үзләштерә. Бу аның алдында яңа мөмкинлекләр ача: Интернет челтәрендә яңалыклар белән таныша, кирәкле мәгълүматлар ала, дуслары белән скайптан сөйләшә ул хәзер. Оештыру сәләтен эшкә җигеп, университет программасы нигезендә өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлек төркемен туплый.

- "Зилант" спорт мәктәбе бассейнына йөрибез. Башта унбишләп кенә кеше җыелган иде, хәзер туксаннан артык, - дип сөйли ул. - Иң элек тренер җитәкчелегендә кырык биш минут зарядка ясыйбыз, аннары суда йөзәбез. Бассейн залы безнең тавышлардан шау-гөр килеп тора: рәхәтләнеп аралашабыз, көлешәбез, тормышыбыздагы яңалыклар, кызыклы хәлләр белән уртаклашабыз. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергәләп үткәрү дә безнең дуслыкны ныгыта, яшәү дәрте бирә.

"Туган як тарихы" факультетының эшен дә Римма ханым башлап җибәргән. Мәктәпләр тормышын яхшы белгәнлектән, өлкәннәрне мәктәп музейлары белән таныштыруны максат итеп куйган. Укучылар белән дә очрашулар үткәреп, аларның яхшы шартларда белем алуына сөенеп кайталар икән. Яшь буынга тәрбия бирү йөзеннән, мәктәпләргә исемнәре бирелгән шәхесләргә, сугыш ветераннарына багышлап, Хәтер көннәре дә уздыралар. Бу чараларда әңгәмәдәшем район мәгариф идәрәсенең ветераннар советы рәисе буларак та башлап йөри.

Аның җитәкчелегендә өлкәннәр Кукмара туган якны өйрәнү музеенда да, поселок предприятиеләрендә, Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенда булганнар, Саба урман хуҗалыгына барып, сувенирлар цехының эшчәнлеген күреп кайтканнар. Аннары - Казан, Зөя (Свияжск) утравы, Мамадыш, Чистай... Кыскасы, чит ил пенсионерлары кебек дөньяны гизү мөмкинлекләре булмаса да, якын-тирәнең истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәт кылалар.

-Эшләгән чакта йөрергә вакыт булмады, хәзер күп нәрсәне белә-күрә алабыз, барысы да кызыклы. Экскурсияләрне бигрәк яратабыз, - ди Римма ханым. Социаль яклау бүлеге волонтеры буларак та мәгълүм ул кукмаралыларга. Әле менә бер төркем белән чишмәләр чистартуда катнашкан. Вазыйфаларын санап бетергесез: пенсионерлар Союзы, район ветераннар советы Президиумы әгъзалары да әле ул.

Гомумән, бер көн өйдә торганы юк икән әнгәмәдәшемнең. Әйтүенчә, кешеләр арасында булу, аралашу аңа бик ошый. Менә шуңа күрә картаерга ашыкмый.

-Ел саен сыйныфташлары белән очрашу була, - дип сүзгә кушылды бердәнбер кызы Алсу ханым. -Ата-аналары инде мәрхүм булганлыктан, алар әни янына кайталар. Күрсәгез иде үзләрен: гүя, япь-яшь кызларга әвереләләр дә куялар, очынып йөриләр.

Алсу ханым үзе, әнисе юлыннан китеп, Зур Сәрдек гимназиясендә инде егерме елдан артык рус теле һәм әдәбиятын укыта. Тормыш иптәше Илшат белән ике бала - Искәндәр һәм Чулпанны үстергәннәр. Римма Константиновнаның яраткан оныклары алар.

-Әнием, беренче чиратта, үзе турында түгел, башка кешеләр турында кайгырта, алар өчен яши.

Алсу ханымның бу сүзләрендә хаклык бар, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев