Ир-егетләрдән бәйрәм табынына рецептлар
Хатын-кызларның тәмледән-тәмле аш-су әзерләргә осталыгы турында барыбыз да беләбез. Әйдәгез әле, бүгенге бәйрәм көнендә гүзәл затларны ял иттерик. Рәфкать ГАЛИМОВ, "7 километр" кафесының повар-кондитеры "Кояшкай" дөге пудингы Пудинг алты кешегә исәпләнгән, пешерү вакыты 50 минут. Безгә кирәк булачак: 600 грамм сөт, 100 грамм түгәрәк дөге, 60 грамм шикәр комы, 2...
Хатын-кызларның тәмледән-тәмле аш-су әзерләргә осталыгы турында барыбыз да беләбез. Әйдәгез әле, бүгенге бәйрәм көнендә гүзәл затларны ял иттерик.
Рәфкать ГАЛИМОВ, "7 километр" кафесының повар-кондитеры
"Кояшкай" дөге пудингы
Пудинг алты кешегә исәпләнгән, пешерү вакыты 50 минут.
Безгә кирәк булачак:
600 грамм сөт,
100 грамм түгәрәк дөге,
60 грамм шикәр комы,
2 йомырка,
2 пешкән йомырка сарысы,
Нечкә итеп киселгән лимон кабыгы (цедра).
Иң элек сөтне кайнатып чыгарып, аңа лимон кабыгы кушабыз һәм 30 минутка тонарга калдырабыз. Сөткә 50 грамм шикәр комы, дөге салып, акрын утта, сөт сеңеп беткәнче кайнатырга кирәк. Йомырканы яхшылап болгатып, аңа кырылган лимон кабыгы өстибез. Дөгене майланган формага салып, 4-6 сәгатькә суынырга куясы. Аннан соң дөгене җайлап кына алып, табынга чыгарасы тәлинкәгә салабыз. Аны күпертелгән йомырка, лимон кабыгы һәм кыргычтан кырылган пешкән йомырка сарысына шикәр комы кушып бизибез.
Рифат МИНһАҖЕВ, "7 километр" кафесының повар-технологы
Алма штруделе
Дүрт кешегә исәпләнгән, әзерләү вакыты 50 минут.
200 грамм катлы камыр (слоеное тесто).
Эчлек өчен:
250 грамм алма,
100 грамм кипкән җиләк-җимеш,
100 грамм кайнаган сөт,
50 грамм ак ипи валчыгы,
50 грамм әчтерхан чикләвеге,
50 грамм шикәр комы,
1 йомырка,
½ чәй калагы корица,
1 апельсин кабыгы,
шикәр пудрасы,
2 аш кашыгы бал кирәк булачак.
Камырны турыпочмак формасында юка итеп җәяргә кирәк. Ә кипкән җиләк-җимешләрне кайнаган сөттә 20 минут томалап пешерәбез. Ипи валчыкларын, туралган әчтерхан чикләвеген, пешкән җиләк-җимешләрне, чистартып туралган алмаларны, корица һәм кыргычтан чыгарылган апельсин кабыгын камырның бер ягына саласы. Камырның кырыйларын йомырканың бер өлеше белән майлагыз һәм рулет формасында төрегез. Аны майлаган табага салып, калган йомырканы өстенә сыларга кирәк. Алдан җылытылган духовкада 25-30 минут пешерәсе.
Рулет пешеп чыккач, аны берничә урыннан тишеп, эретелгән бал саласы. Өстенә шикәр пудрасы сибеп, кисәкләргә бүләсе һәм табынга җылы килеш чыгарырга кирәк.
Фәнис ГАЛЕЕВ, киез итек-киез комбинаты кафесы повары
"Хатын-кыз көйсезлеге" салаты
Әлеге салат өчен безгә:
1 тавык түше,
уртача зурлыктагы 2 кыяр,
2 йомырка,
75-100 грамм каты сыр,
50 грамм әчтерхан чикләвеге,
суган кыягы,
8-10 данә кара җимеш,
вак помидор (черри),
100 грамм майонез яки табигый йогурт,
тәменчә тоз,
салат яфрагы кирәк булачак.
Тавык итен һәм йомыркаларны пешереп суытасы. Кара җимешкә кайнар су агызып, биш минуттан соң суын сөзәбез. Пешкән йомырка агын, тавык итен, кыярны һәм кара җимешне озынча итеп турыйбыз. Суган кыягын юып, вак итеп турарга, ә әчтерхан чикләвеген блендер аша яки уклау ярдәмендә вакларга кирәк. Йомырка сарысын вак кыргычтан кырасы. Тирән савытка тавык итен, кыярны, йомырка агын, кара җимеш һәм суган салып болгатырга, шунда ук әчтерхан чикләвегенең яртысын һәм тәменчә тоз саласы. Салатны майонез яки табигый йогурт белән болгатабыз.
Салат яфракларын икенче аш тәлинкәсенә тезеп, уртасына салатны салырга кирәк. Калган чикләвек һәм йомырка сарысын салат өстенә сибәбез һәм помидорлар белән бизәп табынга куябыз.
Бәйрәм ашлары тәмле булсын!
Пешекче ир-егетләрне Ризилә КОРБАНОВА сөйләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев