Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәйләкәр карт

Бер бай вәзирләре белән үзенең басу-кырларын карап йөри икән. Урак уручы картны күреп сүз каткан: -Әй, карт, синең тауларың кар белән капланган икән бит! -Тау гына түгел, инде тигезлекләрдә дә ак томан, - дигән карт. -Ә ашау ягы ничек? -Канәгатьләнерлек, ипине ит белән чәйним. -Ни эш бетерәсең? -дип кызыксынган бай....

Бер бай вәзирләре белән үзенең басу-кырларын карап йөри икән. Урак уручы картны күреп сүз каткан:

-Әй, карт, синең тауларың кар белән капланган икән бит!

-Тау гына түгел, инде тигезлекләрдә дә ак томан, - дигән карт.

-Ә ашау ягы ничек?

-Канәгатьләнерлек, ипине ит белән чәйним.

-Ни эш бетерәсең? -дип кызыксынган бай.

-Әҗәткә биргән идем, хәзер шуны кайтару белән мәшгуль, - ди икән карт.

-Әгәр мин сиңа өч симез күркәмне бирсәм, син аларны нишләтер идең?

-Мамыкларыннан чистартып, пешереп ашар идем, - дип карт, эшен дәвам иткән.

Бай да, елмаеп, үз юлында китеп барган. Бу сөйләшүдән берни аңламаган вәзирләр бер-берсенә карашканнар. Олы вәзир түзмәгән, байдан карт белән нәрсә турында сөйләшүләрен сораган.

-Ханым-солтаным, сез әлеге карт белән нәрсә турында фикер алыштыгыз? Мин берни аңламадым.

- Ничек инде аңламадың? Сез бер нәрсәгә төшенмәдегезме? - дип, кече вәзиргә сораулы карашын төбәгән.

- Һич юк! - дигән җавап ишеткән.

Байның моңа нык ачуы килгән. "Шундый гади сөйләшүне дә аңламагач, сез ничек минем киңәшчеләрем булып йөрисез? Сезгә бер көн вакыт бирәм, әгәр дә белмәсәгез, барыгызны да зинданга яптырам", - дигән.

Вәзирләр никадәр генә уйлашсалар да, картның сүзләренең мәгънәсенә төшенә алмаганнар. Үзеннән сорарга булганнар. "Нәрсә турында сөйләшкәнне әйтәм, ник әйтмәскә, ди, тик миңа башта атыгызны һәм киемнәрегезне салып бирегез", - дип каршы алган аларны карт.

Вәзирләрнең атлары, киемнәре кызганыч булса да ризалашканнар, зинданда ятасылары килмәгән аларның. Киемнәрен салып биргәнне көткән дә карт сүз башлаган:

-Байның, синең тауларың кар белән капланган икән, дигән сүзләре чәчләреңә чал кунган, дигәнне аңлата. Аңа каршы мин, чәчем генә агару түгел, инде күзләрем дә начар күрә, дип җавап бирдем. Икенче соравына, ит белән чәйним, дидем ягъни аңкауларым белән, чөнки бер генә тешем дә калмады. Әҗәтне кайтаруым, яздан җиргә ашлык чәчкән идем, хәзер шуны уруым.

-Ә соңгысы, күркәләр турында әйтмәдең бит, - дип ашыктырганнар вәзирләр.

-Ә-ә, - дип сузган карт. - Алары менә сез инде, үзегезнең наданлыгыгыз аркасында йонын йолкыган күркәдән бер дә артык җирегез юк, - дип, атларны һәм яхшы киемнәрне алып кереп киткән зирәк карт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев