Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт даны” газетасының 85 еллык юбилеен билгеләп үттек (+Фото)

Редакциябез көн буе гөрләп торды: шахмат сөючеләр газета призына уздырылган турнирда көч сынаштылар, кемдер викторинада катнашты, икенчеләре "Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсында үз продукциясен тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклар белән күңелле - шатлыгыбызны уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит...

Редакциябез көн буе гөрләп торды: шахмат сөючеләр газета призына уздырылган турнирда көч сынаштылар, кемдер викторинада катнашты, икенчеләре "Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсында үз продукциясен тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклар белән күңелле - шатлыгыбызны уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, хәбәрчеләребез, ветераннарыбыз килгән иде. Редакциядә узган тантаналы чарада алар үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

-Беренче тапкыр редакциягә шигырь алып килгән көнем әле бүгенгедәй истә. Студент елларымда мин биредә күп тапкырлар практика үттем. Яшьлегемнең бер матур мизгеле иде бу. Хәзер дә газетаның уңышларына сөенеп яшим, - диде Римма Ратникова.

-Газетаның 7500 данә тираж белән чыгуы үзе ул аның халык арасында абруе зур булуы турында сөйли. Кайчандыр мин үзем дә шушында каләм тибрәттем. Газета каршында оешкан "Салават күпере" иҗат берләшмәсендә Шаһинур Мостафин, Рәшит Бәшәр, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди кебек язучылар тәрбияләнде. Газетада һәрвакыт көчле, талантлы журналистлар эшләде. Бүген дә аларның эше, элеккеге традицияләре дәвам итә, - дип хатирәләре белән уртаклашты Фоат Галимуллин.

- "Хезмәт даны" газетасы да үзенең күпсанлы тиражы, эчтәлеге, халык белән тыгыз элемтәдә булуы ягыннан марканы югары тота. Газетаның электрон варианты, сайт та халык арасында популярлык яулый бара, һәркөнне бер меңнән артык кеше сайт яңалыклары белән таныша. Штаттан тыш хәбәрчеләрнең газета турында әйткән фикерләре дә кукмаралылар арасында аның дәрәҗәсе югары булуын дәлилли, - дип үзенең котлауларын җиткерде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов.

Бәйрәмдә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләренә бүләкләр тапшырылды. Менә алар: Фәридә Хисамова, Рафилә Фәттахова, Харис Мостафин, Мансур Хәсәнов, Марат Хисмәтов, Кәүсәрия Галиуллина, Моисей Ямбулатов, Наталья Михайлова, Артур Зәкиев.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үткәргән "Подписка өчен-айпад" конкурсында кызыксындыру бүләкләренә лаек булган Гөлсинә Фәйзрахманова, Мирзәхмәт Идрисов, Гөлназ Нургаянова, Светлана Бикбоваларга Фәрит Шаһиәхмәтов бүләкләр тапшырды.

" Хезмәт даны" газетасы призына үткәрелгән шахматчылар ярышында җиңүчеләр:

Гөлшат Гәрәева (Бакча -Сарай), Айнур Җиһаншин (Зур Кукмара) -1 урын, Маргарита Закирова (Кукмара), Илгиз Хаҗиев (Кукмара) -2 урын, Ясминә Әгълиуллина (Кукмара), Дмитрий Алексеев( Кукмара)-3 урын.

"Иң тәмле алма кайнатмасы"конкурсында актив катнашучылар : Тәгъзимә Солтаншина, Рафилә Фәттахова, Ләйсән Закирова, Халидә Шакирова, Әлфинур Хәлимова (Кукмара), Фәридә Хисамова (Тырыш).

Бәйрәмдә безгә менә нинди бүләкләр бирелде:

Татарстан Журналистлар Союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Хезмәт даны" газетасы коллективы, Гөлҗофар Миннеханова, Алсу Идрисова - - газетаның бүлек мөхәррирләре.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр :

Лилия Нургалиева, «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары- җаваплы сәркатип, Эльвира Аскарова, баш мөхәррир урынбасары, Валентина Мамаева, баш хисапчы.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Дания Минимуллина, офис-менеджер

Светлана Афанасьева, реклама буенча белгеч.

Район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Лариса Малова -"Хезмәт даны" газетасының корректоры, Лилия Гарифуллина-"Хезмәт даны" газетасының хисапчысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев