Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйлемле дә, ягымлы да Галия апабыз

Февраль аенда бик күп мәктәпләрдә гөрләп очрашу кичәләре узды. Мин дә, үткәннәрне барлап, сагынып бер сөйләшеп утыру нияте белән хөрмәтле укытучыбыз Галия апаның өенә юл тоттым. Галия апа һәм Гомәр абый Хөрәмшиннар гомерләрен Янил урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Гомәр абый директорның укыту эшләре буенча алыштыргысыз директор урынбасары, ә...

Февраль аенда бик күп мәктәпләрдә гөрләп очрашу кичәләре узды. Мин дә, үткәннәрне барлап, сагынып бер сөйләшеп утыру нияте белән хөрмәтле укытучыбыз Галия апаның өенә юл тоттым.

Галия апа һәм Гомәр абый Хөрәмшиннар гомерләрен Янил урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Гомәр абый директорның укыту эшләре буенча алыштыргысыз директор урынбасары, ә Галия апа бик көчле математика укытучысы иде. Кызганыч, рәхимсез авыру Гомәр абыйны иртә гүр иясе итте. Бик матур гомер кичерделәр алар, дүрт егет тәрбияләп үстерделәр.

Олы уллары Илдар, киленнәре Нурзия күршедә генә гомер кичерәләр. Инде үзләре дәү әти, дәү әни. Әти-әниләр юлын дәвам итеп, Янил урта мәктәбендә укыталар. Кызлары Илмира Олыяз урта мәктәбендә, киленнәре Эльмира Югары Чура урта мәктәбендә белем бирәләр. Галия апаның төпчек улы Илнур Казан шәһәрендәге дәрәҗәле югары уку йортында декан, фән кандидаты. Без сөйләшеп утырган арада уллары Илдус та йөгереп кенә әнисенең хәлен белеп чыкты. Аның да балалары җиткән инде. Илгизләрен юксыну хисе генә йөрәкне җәрәхәтли. Аның вафатына инде 17 ел булган. Илгиз Малмыж районының Кильмез авылында физкультура укытучысы иде. Хезмәттәшләре һәм укучылары ел саен аның истәлегенә Кильмезда волейбол ярышы үткәрәләр икән. Быел Янил авылы яшьләре командасы беренчелекне алып, күчмә кубокны Илгизнең туган ягына алып кайтканнар. "Менә, улым истәлеге кайтты", - дип, Галия апа кубок белән дипломны да күрсәтеп алды.

Галия апа һаман да бик мөлаем, ягымлы. Сөйләшкәндә дә, әйтерсең, матур итеп дәрес аңлата, тын да алмыйча тыңлап утырам. Дөнья, тормыш, дин турында әңгәмә кордык без аның белән. 83 яше белән барса да, Галия апаның тик торырга вакыты юк. "Үтенеп килгән балаларга әле 81 яшемә кадәр дәүләт имтиханнарына әзерләнергә булыштым", - ди. Искиткеч матур итеп гарәпчә укырга өйрәнгән. Барлык якыннарына, оныкларына Коръән багышлап чыккан, бик күп вәгазьләр белә. Укытучымның өе чиста, җылы, рәхәт. Тәрәзә төбендә матур гөлләр үсә.

Галия апабыз бүген дә безгә үрнәк булып гомер кичерә. Рәхмәт, яраткан укытучыбыз, без сезне олы хөрмәт белән сагынып искә алабыз. Укучыларыгызны, якыннарыгызны сөендереп озак яшәгез.

Укытучыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек теләп 1977 елгы чыгарылыш укучысы Әлфия Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев