Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлчирә Камалиева - урамыбызның хөрмәтле кешесе

Язмам Гөлчирә Камалиева турында. Ул 1945 елның көзендә Ульян өлкәсендә ишле гаиләдәдөньяга аваз салган. Туган авылында 7 сыйныфны, Буа медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, юллама белән Кукмара дәваханәсенә эшкә килә. Балалар тудыру бүлегенә билгеләнә, аннары хатын-кыз авырулары һәм хирургия бүлекләрендә эшли. 1969 елда Югары Арбаш егете Рәшит белән тормыш кора. Үз...

Язмам Гөлчирә Камалиева турында. Ул 1945 елның көзендә Ульян өлкәсендә ишле гаиләдәдөньяга аваз салган. Туган авылында 7 сыйныфны, Буа медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, юллама белән Кукмара дәваханәсенә эшкә килә. Балалар тудыру бүлегенә билгеләнә, аннары хатын-кыз авырулары һәм хирургия бүлекләрендә эшли. 1969 елда Югары Арбаш егете Рәшит белән тормыш кора. Үз тырышлыклары белән Кукмарада йорт җиткерәләр. Тормышларына ямь өстәп, ике кызлары туа. Аларны балалар бакчасына урнаштыру бик кыен мәсьәлә булганлыктан, Гөлчирә апа 4нче балалар бакчасына тәрбияче-шәфкать туташы булып күчәргә мәҗбүр була.

Гомер үтә тора, инде тормыш иптәшен югалтканга да унбиш ел инде. Кызлары, шөкер, тормышта үз урыннарын таптылар: Гөлнара салым инспекциясендә эшли, Гөлүсә - "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияче. Аларның инде үз гаиләләре бар.

Гөлчирә апа -урамыбызның олы хөрмәткә лаек кешесе. Капкасын кайсы вакытында каксаң да, караңгы чырай күрмәссең. Ярдәмчел, тырыш, үз һөнәренә тугры булып кала бирә. Кызлары-кияүләре, оныкларының яратуын, күршеләренең хөрмәтен тоеп яши ул.

Розалия МӘГЪРУПОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев