Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел җәй булырмы?

Быелгы җәй тарихка "2017 елның салкын җәе" дип кереп калыр, ахры. Елның бу фасылы күпләрне хафага салды, суык торган яз ае - май артыннан килгән июнь дә җылысы белән сөендермәде: кышны хәтерләтеп, кайда - кар, кайда боз яугалап торды, җил-давыл котырды. Бакчаларда яшелчәләр күшегеп-саргаеп, үсмичә утыра, күпләр теплицаларына электр чыбыклары...

Быелгы җәй тарихка "2017 елның салкын җәе" дип кереп калыр, ахры. Елның бу фасылы күпләрне хафага салды, суык торган яз ае - май артыннан килгән июнь дә җылысы белән сөендермәде: кышны хәтерләтеп, кайда - кар, кайда боз яугалап торды, җил-давыл котырды. Бакчаларда яшелчәләр күшегеп-саргаеп, үсмичә утыра, күпләр теплицаларына электр чыбыклары сузып, җылы җибәрергә мәҗбүр булды. Өйләрдә әле дә газны сүндергән юк, өстән җылы киемнәр төшми. Салкын тидереп авыртучылар күп. Җир һәм каен җиләкләреннән дә авыз итеп булмас, ахры, быел. Кыскасы, сөенерлек сәбәп юк кебек. Ә менә 32 ел буе районның баш агрономы булып эшләгән Райнур абый Рәхимуллин алай уйламый икән. Сорауларыбызга өметле итеп җавап бирде.
-Райнур абый, мондый холыксыз җәйнең булганын хәтерлисезме?
-Әйе, тик еллары гына истә түгел. Бервакыт, 70нче еллар азагында булса кирәк, июнь ахырында кырау төшкәнен беләм. Әмма игеннәргә зыяны булмады, җәйне уңышлы тәмамлый алдык.
-Мәгълүмат чаралары безне "Глобаль бозлану чоры килә", "Кояш сүнүгә таба бара", "Җир шары күчәреннән ычкынган" дигән фаразлар белән куркыталар. Бер җәйгә карап кына мондый нәтиҗә ясап буламы?
-Юк, әлбәттә. Безнең климатка хас күренеш бу. Ел елга охшамый, дип халык белми әйтмәгән.
-Ничек уйлыйсыз, быел ашлык өлгереп җитә алырмы?
-Салкын җәйне начар дип әйтмәс идем. Икмәк тә өлгерер, печән, сенажны да җитәрлек әзерләп булыр. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә үләннәр биек булып үсте бит. Җылы яратучы үсемлекләргә генә, шул исәптән тары, карабодайга салкыннарның бераз тискәре йогынтысы бар, ләкин зарары булмас. Аның каравы, мондый һава торышы корткычларның үрчүенә юл куймады. Хәтта канэчкеч черки-чебеннәр дә әлләни күренми.
-Яшелчәләр турында ни әйтерсез?
-Безнең район бу тармак белән шөгыльләнә торган төбәк түгел. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, хәзер яшелчәне парник, теплицаларда үстерү мөмкинлеге бар.
-Йомгаклап әйткәндә...
-Бернигә аптырыйсы юк. Тырышып эшләгән кешенең ашы да, эше дә була. Әйтик, "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклар, һава торышы нинди булуга карамастан, ел да югары уңыш алалар бит.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев