Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче бер исемле ярларның мәхәббәт тарихлары

Насыйп яры белән тәүге тапкыр очрашуларны кем генә искә алып сөйләмидер! Ә бит танышу мизгелләре кызыклы сюрпризлар белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, кызның да, егетнең дә исемнәре бер үк булып чыкса? Гаҗәп бит, ә?

"Бер-берегезне ничек табыштыгыз?" Рудник авылында яшәүче Эльмира белән Илмир Хәбибрахмановларга шундый сорауны бирдем. Исемнәренең беренче хәрефләре төрле булса да, яңгырашы бер үк бит. Соравыма каршы Илмир серле генә елмаеп куйды. Ирләр аз сүзле була инде ул. Ә Эльмира белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

-Бертуган апам дус кызының туенда шаһит булды. Шуннан соң өйдә бергәләп туй күренешләре төшерелгән видеоязманы карап утырдык, - дип ерактан башлады ул сүзен. - Әбием Илмирны күреп алды да: "Кара әле, нинди матур егет! Сиңа шундый ир насыйп булсын иде!" - диде. Минем ул чакта исем китмәде. Туйдан соң икенче көнне кияү белән кәләш апамны табигать кочагында бәйрәм итәргә чакырдылар, мине дә барырга кыстадылар. Теләмичә генә ризалаштым, чөнки күңел ачу белән бәйле чараларга, дискотекаларга йөрергә яратмадым. Табигать хозурына килгән яшьләр арасында Илмир да бар иде. Ул кияү егетнең күршесе булып чыкты. Бик ошаттым мин аны: видеоязмадан аермалы буларак, кешенең үзен күрү бөтенләй башка тәэсир тудыра икән. Илмир да миңа игътибар итеп, биергә чакырды. Исемнәребезнең туры килүенә барысы да гаҗәпләнде инде.

Өч ел очрашканнан соң гына гаилә кора алар. Аңарчы Эльмира Чаллы педагогия көллиятендә укуын төгәлләп, читтән торып институтка укырга керә һәм аны кияүгә чыккач тәмамлый. Яшь пар инде ике бала үстерә, олысы Ләйсәнгә биш яшь, кечесе Мусага 1яшь тә өч ай.

-Икебез дә Укчы йолдызлыгы астында туганбыз, икебез дә кызу канлы, - ди Эльмира. - Әмма гаилә тормышында бер-береңә юл куймыйча булмый. Шунысы әйбәт: Илмир беркайчан да ачу сакламый. Икебез дә чисталык, тәртип яратабыз. Уртак сыйфатларыбыз әнә шундый.

Икесе дә ачык йөзле, ярдәмчел, дип тә өстисем килә минем.

Зур Кукмара авылында гаилә корып яшәүче яшь пар Динара һәм Динар Рәхимуллиннарны тәүге очрашулары бер дә аптырашта калдырмаган, чөнки егет кызга бик күптәннән күз салып йөргән, исемен дә белгән.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев