Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Басма сүз зур көчкә ия, ди ветеран хәбәрче

"1948 елның язы. Заемга яздыручылар безгә дә килеп җиттеләр. Язылмагач (язылсаң ничек түләргә ?), әнине өйдән алып чыгып киттеләр. Ул кичкә йокларга кайтмады. Мин, алты яшьлек малай, төнне берүзем ничек үткәргәнмендер. Әни иртән генә кайтты, аны караңгы бүлмәгә ябып куйган булганнар." Туган авылы Чишмәбаш белән араларны өзмичә, Кукмарада гомер кичерүче...

Әтисе сугышка киткәндә ана карынында калып, аны бер тапкыр да күрергә өлгермичә, әтиле малайларга кызыгып, кагылу-сугылуларны күреп үскән егет тормышта барыбер югалмаган. Читтән торып, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 45 ел буе мәктәптә химия-биология фәннәрен укыткан. Шуның утыз елы дәвамында Кукмара беренче мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын башкарган, үзенә йөкләнгән җәмәгать эшләрен дә тиешенчә үтәгән. Хөкүмәт бүләкләре дә, мактаулы исемнәре дә бихисап.

Газетабыз белән дуслыгы да бик күптән башланган.

-Җиденче сыйныфта укыган чагымда беренче язмамны юлладым, - дип сөйли ул, карашын каядыр еракка, әйтерсең, үткәннәргә төбәп. - Авылдан ерак түгел уҗым басуы бар иде, шунда маллар җибәрелеп, басуның тапталуы турында тәнкыйть язмасы иде ул. Бастырып чыгардылар. Ул вакытта газетаның мөхәррире Әнвәр Хуҗиев икәне истә. Өебезгә авыл советы рәисе килде. "Нәрсә яздың син, малай? Үз малыгыз да шунда йөри бит", - дип гаеп такмакчы булды. Әмма шуннан соң басуда малларны күрмәдем. Басма сүзнең зур көчкә ия икәнен аңладым шул чакта.

Үзе сугыш чоры баласы булганлыктан, күбрәк шушы теманы якын иткән Салихҗан абый. Язу сәләтен күреп, ул чакта район газетасында эшләгән күренекле язучы Шаһинур Мостафин, аны хуплап, язарга этәргеч биргән. Газетаның үз хәбәрчесе Зөфәр абый Гомәров та, булдырасың дип, үсендереп торган.

70нче еллар. Салихҗан абый туган авылына чираттагы ялга кайта.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев