Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачак истәлеге - “Агрономнар”

Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый. Авыл уртасында биек тупыллар астыннан ургып ага торган чишмә бар. Аның суы, ерганаклар хасил итеп, иксез-чиксез тоелган киң үзәнгә...

Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый.

Авыл уртасында биек тупыллар астыннан ургып ага торган чишмә бар. Аның суы, ерганаклар хасил итеп, иксез-чиксез тоелган киң үзәнгә тарала, ә анда нинди генә үләннәр үсми иде. Ул чакта безгә бар нәрсә кызык бит: дөньяны, табигатьне танырга өйрәнәбез. Бервакыт көзгә таба күрәбез: ерганаклар кырыенда үсеп утыручы ат кузалагының орлыклары каралып өлгергән. Киләсе елга тагын да күбрәк үссен дип, без бу орлыкларны әлеге үзәнгә утыртып чыгарга булдык. Әйе, әйе, чәчеп түгел, туфракка берәмләп төртергә тотындык. Әллә ничә көн буе тырыштык шулай. Киләсе җәйдә үсеп чыкканнармы-юкмы икәнен тикшереп-карап чыгарбыз, дип сүз куештык. Онытмаганбыз бит бу хакта: икенче елны үзәнне иңләп-буйлап йөрдек, тик ат кузгалакларының артканы бер дә күренмәде. Орлыклары өлгермәгән булдымы?

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев