Ак чәчәкләр өмет уята (хикәя)
Әллә каян гына болытлар килеп чыкты да, тәрәзәгә сылап, яңгыр яварга тотынды. Айзилә эре тамчыларга карап, үз уйларына бирелде. Ә уйлары авыр, газаплы иде аның... Әйе, әле 27 яшь кенә булса да, күпне күрергә, күпне кичерергә өлгерде инде ул. Уйлар, уйлар... Айзиләгә биш яшьләр тирәсе булгандыр. Беркөнне әнисе белән каз...
Әллә каян гына болытлар килеп чыкты да, тәрәзәгә сылап, яңгыр яварга тотынды. Айзилә эре тамчыларга карап, үз уйларына бирелде. Ә уйлары авыр, газаплы иде аның...
Әйе, әле 27 яшь кенә булса да, күпне күрергә, күпне кичерергә өлгерде инде ул. Уйлар, уйлар...
Айзиләгә биш яшьләр тирәсе булгандыр. Беркөнне әнисе белән каз бәбкәләрен су буена алып төшкәндә, иртәнге тынлыкны бозып, күке күкелдәргә тотынды. Әнисе кинәт туктап калып, карынындагы бәбиен тотып, күке кычкырганны саный башлады. Ләкин күке бер-ике тапкыр гына кычкырды да, тынып калды. Айзилә белән әнисе шактый басып торсалар да, күке башка күкелдәмәде.
Шулчак әнисенең күзләреннән яшь бәреп чыкты, ә үзе зәңгәр күзле кызчыгын кочаклап: "Күңелем сизә, хәерлегә генә булсын", - дип, нәрсәләрдер сөйләнде.
-Күке аз кычкырганга нигә елыйсың, әнием, кара, мин еламыйм бит, - дип, әнисен юатырга теләде нәни кызчык.
Шушы хәлдән соң, әнисе озак та тормады, бәби алып кайтырга дип, дәваханәгә китте. Шул китүдән әнисе дә, өзелеп көткән бәбәй дә күренмәде. Айзилә үскәч, әбисе сөйләве буенча гына, әнисенең үле бала тапканда үзе дә тернәкләнә алмавын, шушы хәлдән соң, әтисенең тормыш сынавын күтәрә алмыйча, бер атна башын күтәрмичә эчүен, ә аннары Себер якларына китеп, бер марҗага йортка керүен белде. Ә Айзиләне әбисе балалар йортына бирмәде. "Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләгем бит син минем," - дип, җил-яңгыр тидермичә, үзенә никадәр авыр булса да, сынмыйча, сыгылмыйча карап үстерде.
Тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев