Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юлда кем тәртиплерәк?

Җәяүлеләрнең юлны тиешле урында чыкмавы, игътибарсыз булуы - еш кына авариягә китергән сәбәпләр. Кызганыч, һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре истә тотылмый. Ә аннан соң, терсәк якын булса да тешләп булмый, гыйбарәсе искә төшә... Әле күптән түгел генә Татарстан башкаласында кызыклы гына бер эксперимент уздырылган. Бер ай дәвамында Казанда балалар һәм олыларның...

Җәяүлеләрнең юлны тиешле урында чыкмавы, игътибарсыз булуы - еш кына авариягә китергән сәбәпләр. Кызганыч, һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре истә тотылмый. Ә аннан соң, терсәк якын булса да тешләп булмый, гыйбарәсе искә төшә...

Әле күптән түгел генә Татарстан башкаласында кызыклы гына бер эксперимент уздырылган. Бер ай дәвамында Казанда балалар һәм олыларның юл аркылы ничек чыгуларын күзәткәннәр. Әлеге тикшеренү ярдәмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә алып барыла торган профилактик эш никадәр нәтиҗәле икәнлеген белергә теләгәннәр.

Казанның 7 районында алып барылган күзәтүләр кызганыч нәтиҗәләргә китергән. Проект авторларын балалар-яшүсмерләр учреждениеләре (мәктәп яки спорткомплекс) янына якын урнашкан светофор булмаган җәяүлеләр кичүе - зебра - булган юллар аеруча җәлеп иткән. Шунысы да бар: күзәтүләр көннең, атнаның төрле вакытларында оештырылган.

Тикшеренүчеләрне бер генә сорау кызыксындарган: ул да булса, җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, үз тормышын куркыныч астына куеп, ярамаган урында юл кичәме, әллә "зебра"га кадәр барырга иренмиме?

"Зебра" аша ничек чыгу казанлыларның яшенә дә карый икән, ләбаса. Яшь арта барган саен, үз тормышларын куркыныч астына куйганнар да арта төшә. Мисал өчен, әгәр балалар һәм яшүсмерләр арасында җәяүлеләр кичүеннән чыгучылар 80 процентны тәшкил итсә, инде олы яшьтә булган гражданнар 40 процент очракта гына "зебра"га барып җитә.

Юлны кичкәндә куркынычсызлыкка түбәндәге шартлар да нык тәэсир итә:

  • юл билгеләренең булуы;

  • ачык төстәге юл тамгасы булуы;

  • киртәләр куелу;

  • көннең кайсы вакыты булуы (иртәнге якта еш кына юлны тиеш булмаган урында чыгалар икән);

  • юлның никадәр тыгыз булуы.

Казанлыларда юл йөрү культурасының булмавы да четерекле мәсьәлә булып тора. Ләкин шул ук вакытта олылар үз мисалында балаларына начар тәрбия күрсәтә. Ата-аналары белән бергә юл кичүче балалар әллә нинди куркыныч маршруттан узарга мәҗбүр. Гәрчә, юл кичүенә барып җитеп, сәламәтлегеңне дә, гомереңне дә саклап тыныч кына юл аша чыгып булса да.

Ата-аналарның шулай үз-үзен тотышы балаларны да хокук бозуга этәрә. Күзәтүләр барышында ата-аналар мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлары белән генә түгел, ә коляскадагы имчәк балалары белән дә юлны тиешсез урында кисеп чыгалар. Машина юлы аркылы колясканы этеп бару шәһәрдә аеруча киң таралган очраклардан санала. Шул сәбәпле, балалар икеләтә куркыныч астында кала.

Бөтен ил буенча балалар травматизмы кимүенә карамастан, ЮХИДИ идарәсенең рәсми мәгълүматлары шомга сала. 2015 елда гына да Россиядә балалар катнашындагы 19,5 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 21 кеше зыян күргән, 737 бала һәлак булган. Яралану, үлемнәрнең күбесе нәкъ менә таптатуга бәйле.

Ничек кенә сәер яңгырамасын, Казан юлларында балаларны олылардан, аларның начар үрнәк күрсәтүләреннән дә сакларга кирәк.

Шулай ук юлда куркыныч тудыра торган проблемаларның берсе - юл кичкәндә наушниклардан аудиоязма тыңлап бару, велосипедта хәрәкәт итү. Бу бәлаларның икесе дә тикшеренү барышында даими күзәтелгән. Хәзерге вакытта махсус юл билгеләрен кертү буенча законны гамәлгә кертү турында фикер алышу бара. Киләчәктә мәҗбүри рәвештә наушникларны салып, велосипедтан төшеп, юл аркылы чыгарга тиеш булачаклар.

Агентлык хезмәткәрләре шундый нәтиҗәгә килгәннәр: олылар белән чагыштырганда, Казан балалары ике тапкырга тәртиплерәк икән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев