Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ штрафын түләү турында карарлар – электрон адреска

Халыкка административ штрафларны түләү турында карарларны электрон адресларга җибәрү хезмәте күрсәтелә. Моның өчен эш көннәрендә сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр ЮХИДИ бинасының транспортны теркәү яисә административ практика бүлегенә килергә һәм гариза-ризалык бирү язарга кирәк. Гариза тутыру өчен үзең белән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык һәм ИНН күчерелмәләре, электрон адрес (үзеңнеке яисә...

Халыкка административ штрафларны түләү турында карарларны электрон адресларга җибәрү хезмәте күрсәтелә.

Моның өчен эш көннәрендә сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр ЮХИДИ бинасының транспортны теркәү яисә административ практика бүлегенә килергә һәм гариза-ризалык бирү язарга кирәк.

Гариза тутыру өчен үзең белән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык һәм ИНН күчерелмәләре, электрон адрес (үзеңнеке яисә гаиләдәге башка кешеләрнеке дә ярый) алып килү мөһим. Әгәр гаиләдә бер генә түгел, ә берничә автомобиль икән, һәммәсенең дә документлары кирәк, ИНН һәм электрон адрес барысына бер була ала.

Әлеге хезмәт бик уңайлы. Чөнки сез ЮХИДИ штрафлары турында тиз арада белә һәм аны 20 көн эчендә 50 процентлы ташлама белән түли аласыз.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk